Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдәге татар журналистларын Казанга җыя

019Татар журналистлары һәм мөхәррирләре үзләрен борчыган проблемалар турында уртага салып сөйләшәчәк.

6 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан һәм Россия төбәкләрендә эшләүче татар журналистлары һәм мөхәррирләре катнашында татар журналистларын борчыган проблемаларга багышланган түгәрәк өстәл оештырылачак. Чараны конгресс «Татмедиа» республика агентлыгы белән берлектә уздыра.

«Без, татар журналистларын борчыган мәсьәләләр турында сөйләшүдән тыш, киләсе елда халык санын исәпкә алу, Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итүне яктырту алымнары турында дә уртага салып сөйләшергә тиеш. Бу вакыйгаларны яктыртуда татар журналистларның роле бик зур булачак. Без үзебезне, миңа калса, Россиядә халык саны буенча икенче урындагы халык икәнебезне кабат исбатларга тиештер дип саныйм. Бу безнең төп бурычыбыз», — дип аңлатты чараның асылын Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Конгресс вәкиле төбәкләрдә актив татар журналистлары барлыгын, алар белән даими хезмәттәшлек итүен искәртте. Журналистларның язмалары конгресс сайтында «Без татар журналистлары» сәхифәсендә урын ала.

Түгәрәк өстәлдән соң татар журналистлары «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашачак. Шушы ук бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында оештырылган «Татар табыны» бәйгесе җиңүчеләре дә билгеле булачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 723

Комментирование запрещено