«Бердәмлек» газетасыннан, 30 ноябрь, 2019 ел

i2

Qwm1CSskc-wСамара шәһәре,

Арцыбушевский урамы

Разия Азимҗан кызы Әюповага – 75 яшь!

Әниебез, син — безнең өчен ачык йөзле, киң күңелле, мәр­хәмәтле һәм изге кеше. Кояш бар җиһанга яктылык һәм җы­лылык өләшә. Син дә, нәкъ кояш нурларыдай, безнең тор­мышыбызны яктыртып, җы­лытып торасың. Синең ягымлы, җылы карашыңны тоеп яшәүдән дә олы бәхет юктыр бу дөньяда. Һәр гамәлең без — балаларың, оныкларың, туганнарың өчен һәрчак үрнәк. Без синең тормыш сөючән, җитез булуыңа, хезмәт яратуыңа һәрвакыт сокланабыз.

Матур юбилеең көннәрендә сиңа олы рәхмәтебезне, изге теләкләребезне җиткерәсе килә. Син — безнең өчен бердәнбер ка­дерле кеше. Син — безне үстергән, аякка бастырган, бор­чылган, күпме куанычлар, бәхет-шатлыклар кичергән кеше. Әниебез, син киләчәккә өмет уятучы, таяныч булучы үрнәк. Без, балаларың, бүген олы тормыш дәрьясында югалып калмыйча, үз урыныбызны тапканбыз, зур уңышларга ирешкәнбез икән, бу — син биргән олы тәрбия нәтиҗәсе, дип саныйбыз.

Рәхмәт, әнкәй, тудырганың

                                           өчен,

Аяз көннәр булсын җаныңда.

«Бисмилләһ» дип син

                         шатланып уян

Гомереңнең һәрбер таңында.

Ныклы иман һәрчак юлдаш

                                      булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар сине урап үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән

                                       матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән кы­зың Наилә, киявең Әнвәр, оныкларың Әлфия, Камил, кызың Галия, оныкларың Динар, Сания.

* * *

Разия Азимҗан кызы Әюповага!

Кадерле кодагыебыз! Без си­не юбилеең белән ихлас күңел­дән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан ты­нычлыгы, тән сихәте, саулык-сә­ла­мәтлек телибез. Кайгы-хәс­рәткә бирешми, яр­дәмчел, изге кү­ңелле, балаларыңның һәм онык­ла­рыңның игелеген күреп, озак яшәргә на­сыйп булсын. Рәх­мәт­ләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Олы итеп котлау юллыйк

Туган көн хөрмәтенә.

Җиргә кадәр башны иеп,

Юбиляр хезмәтенә.

Гомер буе армый-талмый,

Илгә хезмәт иттең син.

Язмыш сынауларын кичеп,

Тормыш юлын үттең син.

Тау кадәр тырышлык куеп,

Мендең биек үрләргә.

Шул хезмәтнең нәтиҗәсе -

Урының бүген түрләрдә.

Изге теләкләр белән кода-кодагыең Лия, Җәүдәт Темир-Булатовлар.

 

* * *

Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый җәмгыятенең рәисе, “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, теләктәше һәм якын дусты Разия Азимҗан кызы Әюповага!

Хөрмәтле Разия апабыз! Без Сезне чираттагы матур юбилеегыз белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерергә ашыгабыз. Сез утыз ел буе “Бердәмлек” газетасына мәкаләләр язасыз, бәйрәмнәребез килгәндә кунакларыбызны тәмле ризыкларыгыз белән сыйлап каршы аласыз, елмаеп, тагын килүләрен теләп, озатып каласыз. Редакциягә килгәндә дә беркайчан да буш кул белән йөрмисез. Без Сездән гел яхшылык, гел теләктәшлек кенә күреп яшәдек. Киләчәктә дә шулай булсын иде. Аяк-кулларыгыз сызламасын, милләт дип, татарларыбыз дип янган йөрәгегез сүрелмәсен, милләт өчен эшләгән эшләрегез күркәм булсын иде.

Исәнлек-саулык, озын гомер теләп

“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

Шушы котлауларыбызга Самара өлкәсенең Региональ Диния нәзарәте, Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары да кушыла.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Миңнур Юныс кызы

Яхинага – 90 яшь!

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине туган көнең, юбилеең белән тәбрикләп, озын гомер, исәнлек-саулык телибез. Син ис китәрлек кеше: уңган, сабыр, булдыклы, ару-талуны белмичә эшләүче, булышучан, мөлаем йөзле, киң күңелле. Синнән үрнәк алып яшибез. Барысы өчен дә рәхмәтләребезне белдерәбез.

«Яшьлегем!» — дип, өзелеп

җырлар идем,

Өзелеп җырлый торган җыр

булса,

Яшьлегемә йөгереп кайтыр

идем,

Кире кайта торган юл булса!

Яшьлегемнең узып китүен

Кошлар китүенә тиңлим мин;

Киткән кошлар язын кире

кайта,

Кайтыр микән яшьлек, белмим

мин.

Изге теләкләр белән кы­зың Рауза, улың Зөфәр, киленең Фәнүзә, оныкларың Илдар, Розалия, Рушания, Марат гаиләләре белән.

* * *

Миңнур Юныс кызы

Яхинага!

Кадерле апабыз! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Шулай безне куандырып яшә. Без биш кыз бала үстек. Әгәр син мондый булдыклы булмасаң, безгә ярдәм итмәсәң, без, бәлки, исән дә булмас идек. Яхшылыкларыңны әйтеп, язып бетерерлек түгел.

Еллар үтә дип, борчылма син,

Еллар үтү — берни түгел ул.

Сау-сәламәт булып озак

яшәү –

үзе бәхет, үзе шатлык ул.

Изге теләкләр белән сеңе­лең Камилә, кызлары Гөлнара, Әлфия гаиләләре белән, Сания һәм Эльвира гаиләләре белән.

* * *

Миңнур Юныс кызы

Яхинага!

Кадерле Миңнур апа! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең әтиебез, абыебыз урынына бөтен ир эшләрен эшләдең. Авыр сугыш елларында чабата үрдең, итек астына салдың, балта, көрәк, тырма сапладың, күлмәкләр тектең, оек, шәл бәйләдең. Сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз кебек. Исәнлек сиңа, син әле дә безгә үрнәк булып яшисең. Ходай Тәгалә исәнлек бирсен!

Сине яратып, рәхмәтебез белән Сәгыйдә сеңелең, уллары Наил, Гамил, кызы Наилә гаиләләре белән.

* * *

Красный Яр районының

Кызылсу авылында туып-үскән, хәзер Самара шәһәрендә яшәүче

Мәрьям Шәһит кызы

Галимовага – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Авыр тормыш юлын­дагы барлык киртәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт, әни!

Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек,

шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын

йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан

узсын -

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Риал Рифкать улы

Гайнуллинга – 55 яшь!

Сөекле улым, кадерле тор­мыш иптәшем, әтиебез, бабам! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлап, озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаи­ләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Ал­дагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, без­нең барыбызга да терәк булып кал.

Матур юбилеең белән

тәбриклибез

55 яшең тулган көнеңдә.

Олы бәхет, ныклы сәламәтлек

Юлдаш булсын алгы көнеңдә.

Юбилейлар кабатлана тора

Ләкин кире кайтмый үткәннәр.

Алдагы гомерең игелекле

булсын,

Тормышка ашсын изге

теләкләр.

Изге теләкләр белән әниең Сәгыйдә, тормыш иптәшең Рилия, кызларың Алия, Юлия, оныгың Тимур.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Руслан Наил улы Зөбәеровка!

Кадерле улыбыз, абыем! Җир йөзендәге иң изге, иң яхшы теләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән сине туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тор­мышта, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Яр­дәмең, булышлыгың өчен чиксез рәхмәтле без сиңа.

Сәламәтлек ташламасын

сине,

һәр көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге,

Юлдаш булсын иде һәрчакта.

Күңелең синең һәрвакытта

шулай

Ачык булсын һәрбер кешегә.

Без телибез сиңа ак бәхетләр

Туа торган һәрбер көнеңә.

Изге теләкләр белән әтиең Наил, әниең Сәлимә, сеңелең Алсу гаиләсе белән.

* * *

исмагиловПохвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Минетдин Зиннәтулла улы Исмәгыйлевка – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Ал­дагы тормышыңда да нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз.

Артта калган еллар төрле

булган,

Шатлыгы да булган, кайгы да,

Без телибез сиңа олы бәхет,

Озын юллар, бетмәс

шатлык та.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гизинур, улың Гайфетдин, кызларың Гөлнур, Гүзәлия, киленең Альмира, кияүләрең Салихҗан, Ринат, оныкларың гаиләләре белән.

 

Просмотров: 911

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>