Бердәм булыйк! Бергә булдырыйк!

R7yyN0rnRpw11

«Массакүләм мәгъ­лүмат чаралары» секциясендә

Өлкә “Туган тел” татар җәм­гыяте президенты Ильяс Шә­күров күптән инде өлкә татар активистларына җыелышып, милләтебез каршында тор­ган мәсьәләләрне уртага са­­лып сөйләшергә, хәл итү юл­ларын бергәләшеп эзләргә кирәклеге турында сөйләп килде. Ниһаять, ул бу хыялын тормышка ашыра алды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте үзенең 30 еллык юбилеен Самара өлкәсенең татар мил­ли хәрәкәт активистлары кат­нашында, тантаналы җыелыш белән билгеләп үтте. Чара Са­мараның “Заря” мәдәният са­раенда узды.

Тантанага өлкәбезнең барлык районнарыннан, шәһәр­ләрдән, хәт­та Татарстаннан да 250ләп кеше килгән иде.

Җыелыш бик эшлекле рә­вештә узды. Делегатлар “Финанслар”, “Татар гаиләсе”, “Яшьләр һәм спорт”, “Милли мәгариф”, “Массакүләм мәгъ­лүмат чаралары” һәм “Мәдә­ният” секцияләренә бүле­неп эшлә­деләр. Һәркай­сында төп­ле фикерләр яңгырады, кызыклы тәкъдимнәр кертелде. Бу чарада катнашкан делегатлар: “Күптән шулай җые­лышып сөйләшергә кирәк иде!” – дигән карарга килделәр  “Бердәмлек”нең киләсе саннарында бу секцияләр турында тәфсилләп язып, чыгышлар белән укучыларыбызны да таныштырачакбыз.

Пленар утырыш өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте тарихына багышланган фильмнан башланып китте. Оешманың чишмә башында торган Азат ага Надиров, Фаик әфәнде Фарукшин (ул бүген Казанда яши) да хатирәләре белән уртак­лаштылар. Оешма президенты Ильяс Шәкүров, кунакларны сәламләп, тугантеллеләрне бәйрәм белән котлады. “Башкарган эшләребез дәвамлы булсын дисәк, без үткән тарихыбызны, милләтебез өчен үз-үзләрен аямагын шәхес­ләребезне истә тотарга тиешбез. Тарих шәхессез булмый. Бүген шундый  милләт­тәшләребезне искә алып үтик”, — дип Ильяс Гомәр улы арабыздан киткән татар милли хәрәкәт активистлары исем­нәрен атап үтте. Халык аларны бер минут тынлык белә искә алды…

Тантана бүләкләүләр, тәб­рикләүләр белән дәвам итте. Ильяс Гомәр улы озак еллар өлкә мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече вазифасын башкарган, татар милли оешмаларына зур ярдәм күрсәткән доцент, филология фәннәре кандидаты Дамир Гатинның һәм татар халкының рухи һәм мәдәни мирасын саклап калуга зур өлеш керткән Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафинның Фатыйх Мортазин премиясенә лаек булулары турында белдерде. Үзләре залда булмау сәбәпле, бу бүләкләр аларга башка вакытта тапшырылачак.

Өлкә мөселманнарының ре­гиональ Диния нәзарәте рәи­се Талип хәзрәт Яруллин өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзаларын, кунакларны бәй­рәм белән котлап, изге те­ләкләрен җиткерде. “Динебезне сак­ласак – милләтебез яшәячәк һәм киресенчә, мил­ләт булса, динебез дә сакланыр, иншалла. Шушы туры юлдан баручыларга зур рәх­мәт”, — дип мөфти өлкә татар мил­ли хәрәкәте активистларына рәхмәтен җит­керде һәм Ильяс Шәкүровка бүләк тапшырды.

Өлкә хөкүмәтендә җәмә­гать фикерен өйрәнү депар­таментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсенең баш консультанты Роман Кир­санов өлкә губернаторы Дмит­рий Азаровның котла­вын җит­керде. Ул Камышлыда Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыруда зур ярдәм күрсәткән Ильяс Шәкүровка Губер­наторның Рәх­мәт хатын  тапшырды. Ә “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле солис­ты Искәндәр Әхмәтов татар мә­дәниятен сак­лап калуга зур өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Самара өлкә хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе вәкилләре Мария Пошехо­нова, Дмитрий Долганов та күр­кәм чыгышлар ясап, өлкә мә­дә­ният министры Борис Ил­ларионовның, шәһәр башлыгы Елена Лапушкинаның котлауларын җиткерделәр. Өлкә­бездә татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм ана телен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән камышлылар Линар Абсаттаров, Атлас Төхбәтов, Свет­лана Хә­лимова, Фәния Кә­римова, Тамара Хисмәтова һәм Гүзәлия Шакирова, ә Самарадан Румия Кыямова шәһәр Думасының Рәх­­мәт хатларына ия булдылар.

Тугантеллеләрне бәйрәм бе­лән өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов та котлады, изге эшләрендә уңышлар теләде. Ул шулай ук өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка федераль татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйль­метдиновның котлау хатын тапшырды.

Татарстаннан килгән мөх­тәрәм кунаклар да сүз алды. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Татарстан Мәга­риф ми­нистр­лыгының төбәк­ара хез­мәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, сәясәтче Руслан Айсин, “Шәһ­ри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров кыйблабызга туг­ры калуыбызны, киләчәктә дә зур уңыш­ларга ирешүебезне теләп, бүләкләр тапшырдылар. Өлкә Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров һәм милли оешмалар җитәкчеләре дә “Туган тел” оешмасының туган көненә буш кул белән кил­мәгәннәр. Теләкләре дә, бү­ләкләре дә ихлас күңелдән иде.

Кунакларның чыгышлары өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләренең, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” театрының иң матур җыр-биюләре белән үрелеп, чарага бәйрәм яме өстәде.

Котлаулардан соң сек­ция­ләр эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм делегатлар бертавыштан резолюция кабул иттеләр. Чара Камышлы татар халык театрының “Әрем исе” дип аталган спектакле белән тәмамланды.

Артистлар сәхнәгә декора­цияләр куйган арада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы белән сөйләшеп алдык. Ул чарадан канәгать калу-калмавы турында болай диде:

- Минемчә, җыелыш барыбыз өчен дә файдалы булды. Әлбәттә, юбилей чарасын матур концерт программасы белән генә үткәрергә дә була иде. Әмма безнең максат — халкыбызны уяту, татар эшләрен бер­ләштерү, сис­темалаштыру.

Бүгенге секцияләрнең дә­вамы да булыр дип уйлыйм. Мәсәлән, милли мәгариф өлкәсендә татарларны борчыган мәсьәләләр башка милләт халыкларына да кагыла. Димәк, бергәләшеп “Самара өлкәсе халыкларының милли мәгарифен саклап калу” темасына фәнни конференция  уздыра алабыз.

Финанслар секциясендә кат­нашкан татар эшмә­кәр­ләре һәм меценатлар белән 18 декабрьдә (15 сә­гатьтә) кабат очрашып сөй­ләшергә сүз куештык. Чөнки күп мәсьәләләр турында сөй­ләшергә вакыт җитмәде. Самарада уздырылып торучы чаралар зур чыгымнар таләп итә. Даими ярдәм күрсәтүче иганәчеләребез саны елдан-ел кими. Ә бит татарлар арасында ярдәм итә алырлык башка кешеләр дә күп. Алар да бу очрашуга кил­сеннәр, ата-бабалардан буыннан-буынга күчеп килгән го­реф-гадәтләребезне, мәдә­ния­тебезне, ана телебезне саклап калуга үз өлешләрен кертсеннәр иде, — дип сөйләде Ильяс Гомәр улы. 

Казан кунагы Дамир Исхаков та үзенең хис-тойгылары белән уртаклашты.

- Бүгенге чара бик әһә­миятле, чөнки Самара өл­кәсендә булган милли проблемалар башка җирләрдә дә бар. Бу мәсьәләләр катлаулы, шуңа халык белән җыелып сөйләшү, аның фикерен белү бик кирәк. Җирле хакимият органнары да татар халкының тавышын ишетергә тиеш, чөнки тел мәсьәләсе буенча кабул ителгән карарлар ялгыш булырга да мөмкин һәм аларны үзгәртеп язу мөһим. Әмма моның өчен федераль органнарга үзе­безнең тавышны җиткерергә кирәк. Бөтен милләтләр дә оешып, бер юнәлештә хәрәкәт иткәндә генә безне ишетәчәкләр.

Бүген Самара татарлары милләт казнасын булдыру турында уйлый башладылар. Бу да бик уңай үзгәреш. Байларны җыеп, милләтебез каршында торган проблемаларны аңлатырга кирәк. Алар милли хәрәкәт эш­чәнлегендә үз иреге белән кат­нашсыннар иде. Аерым шәхескә түгел, милли эшләргә ярдәм итәргә кирәк. Шул вакытта безнең эшләр алга таба барачак, — дип сөйләде Дамир әфәнде.

Тантаналы җыелыш “Бер­дәм булыйк! Бергә булдырыйк!” шигаре астында узды. Бу сүзләр һәр чыгышта яңгыраш тапты. Чынлап та, мил­ләтебезне, ана телебезне саклап калу, яшьләрдә милли үзаң тәрбияләү өчен бердәм бу­луы­быз кирәк.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»


КОНТЕКСТ:

Резолюция секции «Татарская семья»

* * *

Бердәм булыйк! Бергә булдырыйк! (ФОТОРЕПОРТАЖ № 2)

* * *

Бердәм булыйк! Бергә булдырыйк! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Сегодня в Самаре состоялось торжественное собрание татарского актива области (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Программа секции «Национальная культура»

* * *

О регистрации на участие в работе секции «Финансы и меценатство»

* * *

Тантаналы җыелышка рәхим итегез!

* * *

Спикеры и план работы секции «Молодежь и спорт»

* * *

В Самарской области планируется открытие мусульманского «Детского духовно-образовательного центра»

* * *

Чемпион мира Рамис Терегулов — участник секции «Молодежь и спорт» торжественного собрания татарского актива области

* * *

Милләт язмышына битараф калмыйк

* * *

«Самарда татар балалар клублары яисә балалар бакчасы кирәк»

* * *

Тезисы секций торжественного собрания татарского актива области

* * *

В рамках собрания татарского актива области Камышлинским народным театром будет показан спектакль «Әрем исе»

* * *

Ильяс Гумерович Шакуров стал гостем прямого эфира р/с «Эхо Москвы» в Самаре (АУДИОЗАПИСЬ)

* * *

Без дә булдырабыз!

* * *

21 ноября в Самаре состоится торжественное собрание татарского актива области

Просмотров: 1038

Комментирование запрещено