Яулыклы кызлар

театральныйАй, сөйкемле яулыклы кызлар,
Карап кына торырлык. 
Йөзләрендә нурлар балкый, 
Сокланырлык горурлык. 

Ак яулык бәйләп җибәрсә, 
Аклык-пакълек билгесе.
Аны инде әйтеп була: 
Ул кыз — сафлык өлгесе. 

Сары яулык бәйләгән кыз 
Кояшны хәтерләтә. 
Күңелгә кояш иңдереп, 
Йөрәккә нур үрләтә. 

Яшел яулык бәйләп куйсаң, 
Бик яшәреп китәсең. 
Гомер юлын гел яшь булып, 
Сокланырлык үтәсең. 

Яшел төс  — ул әле тагын 
Мөселманлык билгесе.
Яшел яулык бәйләгән кыз -
Исламның да өлгесе. 

Зәңгәр яулык, зәңгәр күлмәк 
Зәңгәр күкне хәтерләтә.
Зәңгәр яулык бәйләгән кыз 
Күңелдә нәфислек уята. 

Кайсыбер матур кызларга 
Алсу яулык килешә. 
Алсу яулык бәйләгән кыз 
Теләгенә ирешә. 

Шәмәхә яулык килешә 
Кечерәк кызчыкларга. 
Сиреннәрне хәтерләтә, 
Алып кайта ямьле язларга. 

Бәйләгез яулыкларны, 
Олылар, сез бигрәк тә.
Аны аңлаган кешеләр 
Җир йөзендә сирәк лә. 

Олыгайгач йөриләр бит 
Яулыктан йөз чөереп, 
Үзләре дә сизми кала 
Чирләр килә өелеп. 

Яулык бәйләү — саваплы эш,
Мөселманлык билгесе.
Яулык бәйләгән хатын-кызлар -
Татар халкының көзгесе.

 Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1224

Комментирование запрещено