Әнкәйләрнең җанын җылытыйк!

kZRsAVRBgxAКөзләр җитте, җылы түгел һава,
Тәрәзәгә салкын яңгыр ява.
Каш өстенә куеп кипкән кулын,
Әни көтә зарыгып газиз улын. 

Шулай үтә аның көннәре,
Яфалыйлар йокысыз төннәре.
Ә уллары дөнья куалар,
Аена бер хәлен беләләр.
 
Телефоннан ансат бит ул хәзер:
Шалтыраттың — менә сиңа әҗер.
Иренмичә ничек киләсең?
Әнкәеңне ничек күрәсең?
 
Әниләргә кирәк кочакларга,
Башыбыздан безне сыйпарга,
Безнең шатлыкларга куанырга,
Тәмле ризык белән сыйларга. 

 Менә шундый хәзер заманалар,
 Балаларын көтә аналар.
 Әйдәгез без мәрхәмәтле булыйк,
 Әнкәйләрнең җанын җылытыйк!
 

 Рөстәм НУРЕТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.


КОНТЕКСТ:

Туктамасын әнием сулышы…

* * *

Иң кадерле кешебез

Просмотров: 1082

Комментирование запрещено