Татар журналистлары һәм мөхәррирләре үзләрен борчыган проблемалар турында уртага салып сөйләшәчәк.
6 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан һәм Россия төбәкләрендә эшләүче татар журналистлары һәм мөхәррирләре катнашында татар журналистларын борчыган проблемаларга багышланган түгәрәк өстәл оештырылачак. Чараны конгресс «Татмедиа» республика агентлыгы белән берлектә уздыра.