Ипи-тоз урынына — бавырсак (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_9945Шушы көннәрдә Самарның Петр Алабин исемендәге музеенда “Ипи-тоз белән каршы алу” (“Хлебосольная встреча”) дип аталган чара уза. Аны оешытыручылар кунакларны өлкәбездә яшәүче халыкларның милли ризыклары, гореф гадәтләре, йолалары белән таныштыралар. 29 ноябрьдә  узган чара татар мәдәниятенә багышланган иде.

Музейның кино залы каршында Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы Гөлнара Насыйрованың кул эшләре, “Яктылык” татар мәктәбенең “Мирас” музее күргәзмәләре оештырылган иде. Төрле яшьтәге самаралылар чиккән сөлгеләрне, татар халкының милли киемнәрен, укучыларның кул эшләрен кызыксынып карадылар.

Ә чараның рәсми өлешен региональ иҗади-иҗтимагый “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов башлап җибәрде.  Ул өлкәбездә төрле милләт халкы дус-тату булып, тыныч тормышта яшәүләре турында сөйләде,  татар милли оешмалары, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе белән таныштырып үтте. Идеал әфәнде музей хезмәткәрләренә Пох­вистнево районы, Мәчәләй авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары турында “Подвиг огненных лет” дип аталган китап бүләк итте, берничә җыр да башкарды.

“Яктылык” мәктәбе каршында эшләп килүче “Мирас” музее җитәкчесе Асия Сәйфетдинова татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре белән кыскача таныштырып үтте. “Өлкәбездә милләтара дуслыкны ныгытуга, үсеп килүче буында толерантлык хисен тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Безне дә бу чарада катнашырга чакыруыгыз өчен зур рәхмәт”, — дип  Асия ханым музей хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

Чарада милли тәм-томнар җитештерүче Мәүлет һәм Римма Низамовлар гаиләсе дә катнашты. Римма ханым – талкыш-кәләвә, ә кызлары Азалия бавырсак турында сөйләде. “Татарлар мөхтәрәм кунакларны бавырсак белән каршы алалар”, — дип чарадан соң бу ризыктан авыз итеп карарга да тәкъдим итте Азалия.

Чыгышлар, презентацияләр җыр-бию белән үрелеп барды. “Яктылык” мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” театры (җитәкчеләре Алия Сурина һәм һәм Алинә Шәмсетдинова) чыгышлары белән бәйрәмгә тагы да ямь өстәделәр.

Чараның төп өлешеннән соң кунаклар татар милли ризыклардан авыз иттеләр. Шәхси эшмәкәр Низамовлар гаиләсе килгән кунакларны  чәкчәк, бавырсак, талкыш кәләвә, ә аш-су остасы Хәлидә  Хәлиулова – төрледән-төрле татлы бәлешләр белән сыйладылар. Хәләл ит продукциясен җитештерүче “Шатлык” оешмасы асортиментының төрлелеге дә шаккатырлык иде. Әниләре “Әлфия Сөләйманова” студиясе тәкъдим иткән хатын-кыз бизәнү әйберләре белән хозурланган вакытта Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы Миләүшә Зәвьялова бала-чагалар өчен милли сувенир ясау буенча мастер-класс уздырды.

Татар мәдәнияте белән танышу әнә шулай күңелле үтте.

IMG_9988IMG_9964 IMG_9978 IMG_9984 IMG_0033 IMG_0034 IMG_0036 IMG_0044 IMG_0047 IMG_0053 IMG_9953 IMG_9951 IMG_9950 IMG_9947 IMG_9945 IMG_9941 IMG_9939 IMG_0056 IMG_0055 IMG_9956 IMG_9958 IMG_9960 IMG_0004 IMG_0008 IMG_0013 IMG_0014 IMG_0029 IMG_9963Алия АРСЛАНОВА.

Самара шәһәре.

 

 

Просмотров: 1073

Комментирование запрещено