Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узачак / В РИИ пройдет Всероссийская олимпиада по исламским дисциплинам и арабскому языку

olimp5-6 декабрьдә Россия ислам институтында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча ислам уку йортлары студентлары арасында XII Бөтенроссия олимпиадасы узачак.

Олимпиаданың максаты – ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүдә сәләтле студентларны ачыклау. Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркәс, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән егермедән артык мөселман уку йорты студентлары катнашачак.

Олимпиада барлык номинацияләр буенча да язмача тест биремнәрен эшләү формасында үтәчәк. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәпчә сөйләм күнекмәләрен күрсәтергә, ә ислам фәннәре буенча конкурста катнашучылар Коръәнне дөрес һәм матур укый белергә тиеш булачак.

Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

Ислам хокукы;

Гарәп теле;

Ислам фәннәре;

Мәдрәсәләр өчен ислам фәннәре.

tatar-congress.org

***

5-6 декабря в Российском исламском институте пройдет XII Всероссийская олимпиада среди студентов исламских учебных заведений по исламским дисциплинам и арабскому языку. В ней примут участие представители из более чем 20 регионов России – Татарстана, Башкортостана, Дагестана, Чечни, Ингушетии, Кабардино-Балкарии, Мордовии, Карачаево-Черкесии, Москвы, Нижнего Новгорода и др.

Олимпиаду проводит Российский исламский институт при поддержке Духовного управления мусульман РТ, Фонда поддержки исламской культуры, науки и образования, Казанского федерального университета.

Участникам предстоит соревноваться в номинациях «Исламское право», «Основы религии» и «Арабский язык» в форме тестовых письменных заданий. Кроме того, участники номинации арабского языка должны будут продемонстрировать навыки устной арабской речи, а конкурсанты по исламским дисциплинам – умение правильно и красиво читать Куръан.

tatar-congress.org

Просмотров: 990

Комментирование запрещено