Ркаил Зәйдулла: Башкаларга ошамый дип, үз халкымнан йөз чөереп, аларча яза алмыйм

703A1395Татарстанның халык язучысы һәм депутат Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» соравы буенча бүгенге татар әдәбиятының сыйфаты турында уйлана һәм үсеш юлларын күзаллый

Рус драматургы Юлия Тупикина социаль челтәрдәге фикер алышулар вакытында “Заманча татар телле татар әдәбияты бик зәгыйфь үсенте хәлендә” дип белдерде. Ул бу сүзләрне Сөмбел Гаффарованың “яңа татар сәхнә телендә” язылган пьесасы буенча куелган “Парковка” спектаклен яклап контекстта әйтте. Заманча татар телле татар әдәбиятына бәя бирергә алынган Тупикина хаклымы? Бүгенге татар әдәбияты зәгыйфьме һәм, әгәр бу шулай икән, ни өчен?

Без бу сорауны Татарстанның халык язучысы һәм депутат Ркаил Зәйдуллага бирдек.

“Беркем бернәрсә укымый һәм начар дип сүгә. Миндә бер гарьлек хисе дә уяна башлады. Мәсәлән, “Соңгы вакытта эстон әдәбияте начар”, дип әйтә алабызмы? Элек аларның шәп язучылары Арнольд Ару бар иде. Аны укырга мөмкинлек бар — тәрҗемә итәләр иде. Латыш әдәбиятыннан Марис Чаклайсны белә идек. Хәзер совет вакытындагыча системалы тәрҗемә юк. Шуңа күрә безгә аларның әдәбияты начар гына да түгел, бөтенләй беткән шикелле тоела. Монда да шул ук хәл – укымаган килеш бәя бирелә.

Әле бит рус язучысы гына түгел, үз татарларыбыз да бернәрсә укымаган килеш “Безнең әдәбият бармы әле? Анда укырлык нәрсә бармы әле?” ди. Бер газета-журнал алдырмый, китап укымый, ә нәрсәдер хөкем итеп сөйләп йөри.

Гел алтын күкәй генә салмыйлар, әмма әдәбият начар түгел

Мин күп укыйм, хәзерге әдәбият белән кызыксынып барам, татар әдәбияты начар димәс идем.

Бездә традицион поэзия һәрвакыт бик югары кимәлдә булды ул. Европа үрнәгендәге яңа заман прозасы бик соң — XIX гасыр ахырында гына барлыкка килгән. Шуңа күрә Заһир Бигиевнең романнары безгә Төркия аша килеп җиткән француз романнарына охшаш: “Зур гөнаһлар” романы да, “Гүзәл кыз Хәдичә”дә шул кысаларда язылган. Исхакыйлар, Галимҗан Ибраһимовлар да европалашкан. Совет заманы прозасында югары сәнгать әсәрләре аз бит анда. Күбрәк идеологик, марксистик идеология белән сугарылган романнар иде.

Бүгенге әдәбиятка килсәк, Зөлфәт Хәкимнәр иҗат иткән әдәбиятне ничек начар дип әйтеп була?!

Әлбәттә, беркайчан да шедеврлар гына чыкмый инде ул. Гел алтын күкәй генә салмыйлар. Әмма зур бәя бирерлек әсәрләребез чыгып тора. “Казан утлары”нда Ләис Зөлкәрнәйнең шигьри романы чыкты, Роза Туфитуллованың Гөлсем Камаловага багышланган романы басылды. Анда ХХ гасыр башы, утызынчы еллар күңелне тетрәндерерлек итеп сурәтләнгән.

Туксанынчы еллардагы күтәрелеш вакытында килеп чыккан буын бар бит әле безнең. Мин инде Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин, Ленар Шәех, Рифат Сәлахләрне әйтмим дә, кызлар поэзиясен генә алып кара. Мәсәлән Лилия Гыйбадуллина бар. Без аның яшендә алай яза алдыкмы икән?! Андый сурәтле тирәнтен фикерләүгә без ул вакытта җитмәгәнбез дә кебек тоела.

Кыскасы, тәнкыйтьләү өчен башта укырга кирәк!

 

Русларның ике яраткан сүзе бар: кем гаепле һәм нәрсә эшләргә?

Шунысы бар: без гомер-гомергә рус әдәбияте белән ярышабыз. Көчебез булса да, булмаса да, үзебезне рус белән чагыштырдык. Электән шулай иде, хәзер дә шулай. Шуңа күрә үзебезнең әдәбиятка ниндидер скептик караш барлыкка килгән.

Беренчедән, син аларның халык санын кара да, безнең санны кара! Ә бит язучы саны халык санына карата тәңгәл була.

Икенчедән, рус белән чагыштыр өчен башта аларныкы кебек дәүләтең булу кирәк.

Әле бит алар һаман зарлана, күптән түгел генә Россия Президенты каршында рус теле буенча комитет утырышы булды. Анда Владимир Путин да чыгыш ясады. Жәлләп куйдым: бөтен яктан һөҗүм итәләр икән рус теленә. Үзебезнең тел өчен шатланып, урыс теле өчен көенеп утырырга туры килде. Әйтәләр бит инде өскә карап зикер ит, аска карап фикер ит! Менә шул нәрсәне дә онытмаска кирәк.

Ә Россиядәге рус булмаган милләтләр белән чагыштырганда, безнең татар әдәбиятында хәлләр — Аллага шөкер!

Әдәбият проблемаларының мәгариф системасына бәйле булуын да онытмыйк. Татар теле һәм әдәбиятының мәктәпләрдән кысып чыгарылуы әдәбияткә турыдан-туры суга. Без үскәндә әле татар мәктәпләренең челтәре киң иде. Әдәбиятка Татарстаннан гына түгел, хәтта башка өлкәләрдән дә килделәр. Хәзер бит андыйлар бөтенләй юк. Чишмәләр кибеп барганда, инеше дә саега.

Башкаларга ошамый дип, үз халкымнан йөз чөереп, аларча яза алмыйм

 

Монда әле менталитет дигән әйбер бар. Мәсәлән, һинд киносы Европада пүчтәк бер мелодрама сыман тоела, Азиядә ул бөтен дөньяны — куллану базарын дип әйтик инде — биләп алды. Бездә “индийский кино” була дип бөтен авыл клубка йөгерә иде. Димәк, безнең менталитет шул яккарак тарта — татар мелодрама ярата. Азия халкына Европа әдәбияты бик күңелсез хәл булып тоела. Көнчыгыш романнар, мәсәлән, япон романнары бөтенләй бүтән структура белән, бүтән стильдә язылган. Японнарның Юкио Мисима, Ясунари Кавабата кебек Европа әдәбияте тәэсирендә үсеп чыккан язучылары да бар. Халык традицияләреннән күтәрелгәннәре бөтенләй бүтән төрле.

Һәр халыкның үзенчәлеге бар. Ә руслар үз карашыннан чыгып бәяли. Руска ошамый дип, мин үз халкымнан йөз чөереп, аларча яза алмыйм.

Гуяки кояш көнчыгыштан түгел, көнбатыштан чыга

Татар ул ике арада тора – Азия генә дә түгел, Европа да түгел. Шулай да безнең Европага таба янтаю бар. XXI гасыр башларында җәдитчеләрдән башланган әйбер инде ул Европага йөз белән борылу. Гуяки кояш көнчыгыштан түгел, көнбатыштан чыга. Ә бит Тукайда да, Дәрдмәндтә дә боларның икесе дә булган — шәрыкътән килгән традиция дә көчле, Европа тәэсире дә сизелә. Тукайда ул иң югары үрнәгенә күтәрелә. Гаҗәеп поэзия!

Без Европа белән Азия уртасында булгач, ике ягын да алырга кирәк. Ул шул традициядә бара иде. Дөрес, Совет вакытында без шәрык элементын югалттык дисәк тә була. Чөнки шәрыккә авышуны ислам дине белән бәйләп бик нык тәнкыйтьләнә иде. Шәрыкнең гасырлар буена килгән традицияләре ислам дине традицияләре белән тәңгәл, бөтен поэзиясе суфыйчылык поэзиясе диярлек.

Гомәр Хәйям шәрәб эчү турында язган, диләр. Шәрәб эчү турында сүз бармый, Аллаһ белән якынаю турында ул метафора. Ә безнең халык турыдан-туры аңлый. Хатын-кызга мәхәббәт тә шулай — Аллаһка якынаю. Аңлаган кеше төбенә төшә, аңламаганы өстән генә аңлый инде.

Пиар

Әдәбиятны аны күрсәтә белергә кирәк. Без булганын да күрсәтә белмибез, пиарлый белмибез. Өйрәнмәгәнбез.

Беренче чиратта, татар әдәбиятен үзебезнең халык арасында популярлаштырырга кирәк, әлбәттә. Татар китабын татарлар укырга тиеш!

Икенчедән, тәрҗемә эшен җайга салырга кирәк. Бездә тәрҗемә эше бик начар тора бит. Язучының үзе акча табып, тәрҗемә иттерсә — була, булмаса — юк. Әнә, Рәмис Аймәт шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иттереп чыгарган иде. Күптән түгел генә Ләбиб Лерон чыгарды. Тәрҗемәчегә түләргә каяндыр акча тапса, чыгара инде язучы. Әмма кешенен энтузиазмы белән ерак барып булмый. Әдәбиятыңны чит халыкларга күрсәтү – ул дәүләт сәясәте булырга тиеш. Шуңа да безгә Әдәби тәрҗемә мәркәзе оештырырга кирәк.

Мисалга Якутияне китерә алам. Без күптән түгел генә Газинур Морат белән Якутиядә булдык. Аларның бик зур язучылары Николай Лугиинов белән таныштык. Якутларның Чыңгыз хан турында киносы аның романы буенча төшерелгән. Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ул роман рус теленә, серб теленә тәрҗемә ителгән. Ә инде Европа ягына карасак, француз әдәбиятын Россиядә таныту өчен Франциянең Россиядәге илчелеге эшли, немец әдәбияты белән дә, Европаның башка илләрендә дә шулай.

Тәрҗемә эшен җайга сала алмасак, татар телле татар әдәбиятының ниндилеген күрсәтә алмаячакбыз.

intertat.ru

Просмотров: 1035

Комментирование запрещено