Дмитрий Киселев: «Әгәр татар телен яхшы белсәм, мондый хәл килеп чыкмаган булыр иде» / Дмитрий Киселев: Если бы я знал татарский досконально, такой ситуации могло не быть

0153«Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә модератор Дмитрий Киселевның әйткән сүзләре гауга чыгарды. «Татар-информ» хезмәткәре татар халкының хокукларын кыса, татарча сөйләшүне тыя дип гаепләделәр. Дмитрий Киселев үз сүзләрен дөрес аңламауларын аңлатты.

Әгәр мин әйткәннәр кемгәдер кимсетү булып тоелган яки минем сүзне дөрес аңламаганнар икән, бик кызганыч. Рус журналистлары өчен тәрҗемә итүне сораудан тыш, башка нәрсәне күз алдында тотмадым. Миңа калса, модераторның татар телендә сөйләгәннәрне русчага тәрҗемә итүне соравы мантыйкка туры килә. Бары тик шул гына, бернинди начар ният, башка әйбер юк иде.

Мин татар телен күпмедер дәрәҗәдә аңлыйм, ягъни, сүзләрне, нәрсә турында сөйләүләрен аңлый алам. Әлбәттә, текстны тәрҗемә итәрлек дәрәҗәдә тәфсилләп белмим, әмма аңлыйм. Ни өчен кайберәүләрнең мондый нәтиҗәгә килүен аңламыйм.

Татар сүзләре белән әйткәндә, сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, ягъни тел татулаштыра да, ачуланыштыра да ала.

Моны кимсетү дип кабул иткән кешеләргә нәрсә дип әйтер идегез?

Беренчедән, шәхсән үземә килгәндә, мин мәктәптә булсынмы, балалар бакчасындамы, татар телен өйрәнүгә бик уңай карыйм. Минем хатыным татар, безнең инде икенче балабыз бар. Ә олы балам инде балалар бакчасына йөри, ул татар телен өйрәнә. Соңгы бәйрәмдә — Әниләр көне белән котлаганда, ул татарча шигырь сөйләде. Баламның мондый уңышлары белән горурланам һәм әлбәттә бу киләчәктә аңа ярдәм генә итәчәк. Аеруча әгәр син Татарстанда яшисең икән. Ике телне дә белү мәҗбүри. Икенче балам, улым да татар телен өйрәнер дип өметләнәм, әле аңа өч кенә ай.

Үзем дә мәдәни тормыш белән кызыксынам, шул исәптән татар халкының мәдәни тормышы белән дә. Минем «Ярдәм» мәчетендәге чаралар турында матбугат конференцияләре уздырганым булды, җырчы Салават, Камил хәзрәт Сәмигуллин белән. Мин, хәзерге вакытта мәктәпләрдә булган татар телен өйрәнү программасын тулысынча хуплыйм, бу дәвам ителергә тиеш.

Алга таба татар телен өйрәнергә планлаштырмыйсызмы?

Дөресен әйткәндә, яхшырак беләсем килә. Хәзергә минем тел запасы җитәрлек түгел. Бу аралашканда да, матбугат конференцияләрендә дә сизелә. Әгәр татар телен яхшырак белсәм, ул матбугат конференциясендәге кебек хәлләр булмас та иде.

Әлеге мәсьәләгә карата «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков үз аңлатмасын бирде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча бик зур эш алып барыла.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең хәзерге составы 2016 елның 1 июненнән эшли. Аңа кадәр татар редакциясе нигездә тәрҗемә материаллар белән шөгыльләнгән иде.

Беренче көннән үк җитәкчелек тарафыннан татар дөньясында барган барлык вакыйгаларны оператив рәвештә яктыртып бару бурычы куелды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе тулы цикл редакциясе булып санала. Бүгенге көндә ул өч массакүләм мәгълүмат чарасы әзерли — tatar-inform.tatar, intertat.ru сайтлары һәм «Атна вакыйгалары» газетасы. Шушы ук күләмдәге матбугат чараларын рус редакциясе дә чыгара.

Татар редакциясе эшчәнлегенең нәтиҗәсе — татар телле интернет-ресурсларны укучылар санының тиз артуы. Әгәр 2015 елда tatar-inform.tatarсайтына ай саен 4000 уникаль кулланучы керсә, 2019 елның ноябрь уртасында бу сан 31000 булды. 2015 елда intertat.ru сайтына 14000 уникаль кулланучы кергән, ә 2019 елда бу күрсәткеч 70000 кулланучыны тәшкил итә.

2016 елдан башлап «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе даими рәвештә татар телендә матбугат конференцияләре үткәрә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе атнага берничә тапкыр татарча концерт, спектакль, иҗади очрашуларның онлайн-трансляциясен уздыра. Ел саен «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең төп трансляторы, шулай ук «Татарча диктант» акциясендә онлайн-мәйданчыкның төп оештыручысы.

Хәзер YouTube каналда 1800 видеоматериал бар, алар арасында татарча концерт, спектакль, интервью, түгәрәк өстәл язмалары да бар. YouTube канал ачып, редакция бөтен дөньяда яшәүче татарлар өчен туган телдә сыйфатлы һәм актуаль видеоконтент тәкъдим итү максатын куйды.

intertat.ru

***

Высказание модератора ИА «Татар-информ» Дмитрия Киселева во время пресс-конференции подняло волну негодования. Его обвинили в ущемлении прав татарского народа – якобы сотрудник информагентства требует не говорить на татарском. Дмитрий Киселев объяснил, что его слова были неправильно интерпретированы.

— Что бы вы хотели сказать людям, которым, может быть, это показалось обидным?

— Если кому-то мои слова показались обидными или как-то не так поняли фразу, я сожалею об этом. Ничего другого, кроме того, чтобы попросить перевести татарскую речь для русскоязычных журналистов, под своими действиями я не подразумевал. Мне кажется, это вполне логично, когда модератор попросил просто перевести то, что говорили на татарском языке. Никакого злого умысла, ничего другого там не было.

Я понимаю татарский язык на определенном уровне, могу понять слово, о чем говорят, конечно, не досконально, чтобы переводить текст, но понимаю. Если уже говорить татарскими словами: сөйдергәндә тел, биздергәндә тел, то есть язык может помочь, как помириться, так и поругаться.

Я очень положительно отношусь к изучению татарского языка, что в школах, что в детских садах. У меня жена татарка, у нас уже второй ребенок. Дочь ходит в садик, изучает татарский язык. На последнем празднике, в День мамы, она рассказывала стихотворение на татарском языке. Я горжусь такими успехами своего ребенка, и в дальнейшем это, конечно, будет только помогать ей. Особенно, когда ты живешь в Татарстане. Необходимо владеть двумя языками. Второй ребенок, сын, тоже, надеюсь, будет изучать татарский, ему пока три месяца.

Я сам интересуюсь культурной жизнью, в том числе и татарского народа. У меня были пресс-конференции по мечети «Ярдэм», с певцом Салаватом, с Камилем хазратом Самигуллиным. То есть я целиком и полностью поддерживаю эту программу, которая сейчас идет по изучению татарского языка, это должно продолжаться дальше.

— А в дальнейшем не планируете изучать татарский язык?

— Честно говоря, я хотел бы знать лучше. Того запаса, который у меня есть, мне явно не хватает, и это где-то сказывается на общении, на пресс-конференциях. Если бы я знал татарский язык более досконально, наверное, такой ситуации, как получилось на этой пресс-конференции, могло бы и не быть.

Свое пояснение по данному вопросу дал генеральный директор ИА «Татар-информ» Шамиль Садыков.

— В ИА «Татар-информ» ведется огромная работа по популяризации татарского языка и культуры.

Нынешний состав татарской редакции ИА «Татар-информ» работает с 1 июня 2016 года. До этого времени татарская редакция в основном занималась переводными материалами.

С первого дня была поставлена цель — оперативно освещать все события, происходящие в татарском мире. Татарская редакция информационного агентства «Татар-информ» является редакцией полного цикла, которая сегодня выпускает три СМИ — сайты tatar-inform.tatar, intertat.ru и газету «Атнавакыйгалары». Аналогичное количество СМИ выпускает и русскоязычная редакция агентства.

Итогом деятельности татарской редакции является стремительная динамика роста посещаемости ее татароязычных интернет-ресурсов. Если в 2015 году на сайт tatar-inform.tatar ежемесячно заходили 4 тыс. уникальных пользователей, то в 2019 году уже зафиксирован показатель 31 тыс. посетителей. На intertat.ru в 2015 году зашли 14 тыс. уникальных пользователей, в 2019 году этот показатель уже составил 70 тыс. посетителей.

С 2016 года татарская редакция ИА «Татар-информ» регулярно проводит татароязычные пресс-конференции.

Татарская редакция ИА «Татар-информ» несколько раз в неделю проводит онлайн-трансляции татарских концертов, спектаклей, творческих встреч. Ежегодно она является главным транслятором акции «Мин татарча сөйләшәм», а также главным организатором онлайн-площадки в акции «Татарча диктант». На YouTube канале сейчас размещено более 1800 видеоматериалов, среди которых — записи татарских концертов, спектаклей, интервью, круглых столов. Запуская татарский YouTube канал, редакция ставила цель предложить татарам, живущим по всему миру, качественный и актуальный видеоконтент на родном языке.

sntat.ru

Просмотров: 994

Комментирование запрещено