Денис авылында Әниләр  көнен спорт ярышлары формасында да бәйрәм иттек

IMG-20191204-WA00311Быел Әниләр бәйрәме ноябрьнең 24нә  туры килде. Шенталы районы Денис авылы урта мәктәбендә иң якын кешеләребезгә бүләкләрне бер ай дәвамында тапшырырга булдык.

Ике атна алдан рәсемнәр ясадык, шигырьләр өйрәндек. «Мин әниемне ничек шатландырдым» дип аталган темага язылган иншаларда шундый җөмләләрне очратырга була: «Мин әниемнең эштән кайтуына иденнәрне, табак-савытларны, керләрне  юып куйдым, тәмле ризыклар әзерләдем, аның яраткан музыкасын кабыздым. Ай буена тырышып укып, яхшы билгеләр генә алып кайтып, әниемне куандырдым».

Әлбәттә, бездә бер бәйрәм дә спорт ярышларыннан башка узмый. Безнең 9 сыйныф укучылары район ярышларында да гел призлы урыннар яулыйлар, мәктәптә дә иң спортив сыйныф исемен йөртәләр, аерым-аерым сыйныфларны җиңәләр. Шуңа күрә без алар каршына мәктәпнең җыелма командасын бастырдык.

Волейбол ярышларының бер партиясе дә 25 очкода тәмамлана алмады, чөнки аерма икедән ким булырга тиеш түгел. Көрәш бик кискен барды, егылып-егылып уйнадык, бөтен дөньябызны онытып, укучылар белән укытучылар арасында бер аерма да калмады. Арып-талып егылсак та, бөтенебез ярышлардан канәгать булып калдык. Башка спорт төрләреннән дә мондый ярышлар уздырырга сүз бирештек. Кыскасы, дуслык, сәламәтлек, яшәү көче ялкаулыкны җиңде. Әниләребез мондый бүләкләргә бик шатландылар.

IMG-20191204-WA00311IMG-20191204-WA00331 IMG-20191204-WA00341

Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы урта мәктәбенең физкультура укытучысы.
Шенталы районы.

Просмотров: 863

Комментирование запрещено