Резин галошлар киеп үстек

kora_1«Бердәмлек» газетасында (№39, 2019 ел)  Алия Солтанның резин галошлар турындагы шигырен укыдым. Үткән гасырның 50нче елларында кечкенә балалар да аны киеп үстеләр. Минем дә балачак  искә төште…

- Ничек исеңдә калды?- дип сорасагыз, мин әйтәм: 
Җәй ае, миңа 6 яшь, әти-әни алып бардылар 
Чувастанга — Исмәгыйль абыемнарга. 
Алар мине алганнардыр бәләкәй әле булганга. 

Өч апам өйдә булса да, кыймаганнардыр калдырырга. 
Апамнарның үз эшләре, мал-туарны карарга, 
Бакчада, кырда тырышып чүп үләне утарга. 
Олы апам колхозда эшли, кайткач ашлар пешерә, 
Һәрберсе үз йөкләмәсен үтәргә дип тырыша. 

Абыем сугыштан соң да илгә алты ел хезмәт итте. 
Медальләр, Мактау язулар алып, тынычлыкта эшкә керде. 
Һөнәргә өйрәнергә дип, кичләрен ул укыды. 
Ә көндезен ашханәдә тәмле ашлар пешерде. 

Еллар шулай матур үтә — гаиләле дә ул булды, 
Бер-бер артлы аларның ике малае туды. 
Менә аларга барабыз, Ядрин дигән шәһәргә. 
Күрергә абый, җиңгине, ике бәләкәй улларын да. 

Без барабыз поезда, утырдык урыннарга. 
Вагонда күп кеше икән, һәркем каядыр бара. 
Миңа бу яңалык булды…Тәрәзәдән карап барам. 
Үтәбез авыл, вокзаллар, шәһәр, таулар, бакчалар… 

Менә поездан төштек без, утырдык автобуска, 
Автобустан да төшеп, киттек абыйларның өенә. 
Шәһәрне карап барып, инде килеп җиткәнбез, 
Абый, Фәридә җиңги өйдәләр, шатланып каршы алдылар. 

Алар безне көтеп торган, кайнап тора чәйләре, 
“Кече сеңелем килгән”, — дип, абый күтәреп алды мине. 
Бик матур торган җирләре, яшеллек тирә-якта, 
Өйләренә якын гына Сура елгасы ага. 

Без Мәгъдән иркәм белән яр буенда уйнадык. 
Миннән өч яшькә кече ул, абыйның зур малае. 
(Киткәндә без аны алдык авылыбыз Ярмәккә. 
Кышка кадәр җибәрделәр, әби-бабай, туганнарга өйрәнергә).

Җиңгинең бит тагын бар кул баласы Мәсхүт тә. 
Аны алар йөртәләр балалар бакчасына. 
Абыйлардан ерак түгел бар бер зур, матур кибет. 
Беркөнне бардык анда, әйберләр карап йөрдек. 

Әти-әни дә бардылар, кирәк әйберләр алдылар. 
Ә абыем миңа алды күлмәк, яулык һәм галош. 
(Абыема зур рәхмәт. Әти-әни, сеңелләренә, гаиләсе- 
Балаларына бик нык терәк иде, ярдәмчелекле булды). 

Резин галош матур, ялтырый яңа булгач. 
Ә киеп килгәнем искергән, хәтта әзрәк тишелгән. 
Абый әйтте: «Яңасы булгач, иркәм, искесен ыргытыйк?” 
Өйләре янында уйсу җиргә “очтылар” галошларым. 

Ул уйсу җир — зур чокыр, анда үсә кычыткан, үлән. 
Абый кереп китте өйгә, калдык әнием белән. 
Галошларым жәл булды, күзләрдән яшьләр чыкты. 
Әнием яратып: «Борчылма, кызым, алып менәрмен”- диде. 

Төшеп китте уйсу җиргә, үләннәр арасыннан. 
Карап тордым борчылып, чакмасын дип кычыткан. 
Эзләп тапты, алып менде, шатлыклы булды миңа. 
Искесен уйнарга кидем, яңасын киеп кайттым авылга. 

Бу вакыйга шуңа күрә истә калгандыр инде. 
Белмәгән дә булыр идем балачакта галош киеп үскәнне. 
Ул вакытта кибетләрдә күп булмаган әйберләр. 
Бик сирәк кайтарганнардыр туфли, сандалеткалар.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1061

Один комментарий

  1. молодец! Содержательно