Рәхмәт хаты

i (1)Волонтер көне уңаеннан мин Иске Ярмәк авылында яшәүче авылдашым Тәвриз Әхәт улына рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Безнең Тәвризебез Чернобыльда катнашып, бүгенге көндә инвалид арбасында утыра, шулай да ул боегып, күңелсезләнеп яши торган кеше түгел. Ул дин юлында, авылның тарихы турында да мәгълүматлар җыеп бара. Анарга нинди сорау белән мөрәҗәгәть итсәң дә, тулы җавап аласың. Ул үзенең хәләл пенсиясенә фотосурәтләр ясап, авылдашларына тарата. Ифтар мәҗлесләренә, балалар Сабантуйларына, корбан мәҗлесләренә өлешен кертеп, авылдашларына кулыннан килгән кадәр ярдәм кулы суза.

Анарга бу тормышта киң күңелле, ярдәмле булырга аның тормыш иптәше Фәния зур ярдәм итә. Аның әлегә кадәр исән-сау булуында да Фәниянең өлеше бик зур. Чернобыльда катнашучылар бармак белән санарлык кына калды бит хәзер. Шуңа күрә дә аларны онытырга безнең хакыбыз юк, «Самар татарлары» сайтыннан алар кебек үрнәк кешеләр турында уку зыян булмас.

i (1)

Бу язмамның ахырында аларга киләчәктә дә хәерле озын гомер, исәнлек кенә телисе кала. 


Флёра КАЮМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 965

Комментирование запрещено