Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_99526 декабрьдә Камышлы  авылы гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узды. Анда Шенталы, Похвистнево, Камышлы районнарының һәм Самарның “Яктылык” татар теле укытылган мәктәпләре укучылары катнашты. Шул ук көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе дә оештырылган иде. Чара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты һәм мәктәп администрациясе тарафыннан оештырылган иде.

Олимпиаданы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтының  поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметова рәсми рәвештә ачып җибәргәннән соң, чарада катнашучыларны Камышлы  авылы гомумбелем бирү мәктәбе директоры Айсылу Каюмова сәламләде.  Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, оешма Советы әгъзасы Фәһим Йосыпов олимпиаданың ана телен саклап калу, үстерү максатыннан уздырылуын ассызыклап үттеләр.

Ниһаять, олимпиада башланды. 8 — 11нче сыйныф укучылары язма эш язарга утырдылар, ә сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгесендә катнашучылар тантана залында җыелып, жюри әгъзалары каршында чыгыш ясый башладылар.

…Бәйгедә җиңүчеләрне  бүләкләү  чараның иң татлы өлеше булгандыр, мөгаен.  “Ел укытучысы” конкурсында 3нче сыйныфта “Спорт уеннары” темасына ачык дәрес үткәргән Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Рәмзия Лазюк  беренче урынга лаек булды.  Камышлы районы Яңа Усман авылы мәктәбенең Иске Усман авылы филиалы укытучысы Гөлия Нуретдинова  (3нче сыйныфта “Кыш” темасы) икенче урынны яулады. 

Язма  эшләр бәйгесендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде (33 укучы катнашты):  

8нче сыйныф укучылары арасында

III урын Азалия Галимуллина (Иске Ярмәк авылы мәктәбе),

               Ләйсән Кәримова (Гали авылы мәктәбе)

II урын Айназ Низаметдинова (Яңа Усман авылы мәктәбе)

Iурын  Диләрә Идиятуллина (Денис авылы мәктәбе)

 9нчы  сыйныф укучылары арасында

III  урын Руфина Нуретдинова ( Камышлы авылы мәктәбе)

II урын Айрат Сәлимов (Гали авылы мәктәбе),  

             Альбина Садриева (Яңа Усман авылы мәктәбе)

I урын  Алия Биксалиева (Самарның “Яктылык” мәктәбе)

 10нчы сыйныф укучылары арасында

III урын  Айдар Фәләхов (Денис авылы мәктәбе)

II урын Исламия Гарипова (Самарның “Яктылык” мәктәбе)

I урын Эльвина Насыйрова (Камышлы авылы мәктәбе)

 11нче сыйныф укучылары арасында

III урын Рәмис Минһаҗев (Иске Ярмәк авылы мәктәбе)

II урын Юлия Әхмәдуллина (Камышлы авылы мәктәбе) ,                 

      Айтурган Осмонова (“Яктылык”)

I урын Аделя Мингатинова (Камышлы авылы мәктәбе)

Бу укучылар Казанда үтәчәк татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага юллама да алдылар.

 Сәнгатьле итеп  шигырь уку бәйгесендә җиңүчеләр  (43 укучы катнашты):

 1-4 сыйныфлар

 III урын Раиль Халимов (Камышлы авылы мәктәбе),

              Азалия Гимаева (Гали авылы мәктәбе),

II урын Ильнур Хәйруллин (Гали авылы мәктәбе)

I урын Нияз Мингазов (Камышлы авылы мәктәбе)

 5 — 8 сыйныфлар

III урын Диләрә Идиятуллина (Денис авылы мәктәбе)

II урын София Шәрәфетдинова ( Иске Ярмәк авылы мәктәбе)

I урын Альмира Сәлахова (Иске Ярмәк авылы мәктәбе)

 9 — 11 сыйныфлар

III урын Исламия Гарипова (“Яктылык” мәктәбе)

              Алмаз Галиев (Камышлы авылы мәктәбе)

II урын Айгөл Исмәгыйлова (Самарның “Яктылык” татар   мәктәбе)

            Рамил Мостакаев (Камышлы авылы)

I урын Алия Биксалиева (Самарның “Яктылык” татар мәктәбе)

Олимпиадада катнашучыларның барысына да иганәчеләр — өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, җәмгыять Советы әгъзасы Фәһим Йосыпов, тарихчы Шамил Галимов тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

“Бердәмлек” газетасының киләсе санында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы турында тәфсилле мәкалә бастырылачак.

IMG_9952IMG_9694 IMG_9693 IMG_9695 IMG_9697 IMG_9705 IMG_9710 (1) IMG_9712 (1) IMG_9738 (1) IMG_9737 IMG_9736 IMG_9733 IMG_9732 IMG_9728 IMG_9725 IMG_9717 IMG_9738 IMG_9740 IMG_9742 IMG_9747 IMG_9749 IMG_9750 IMG_9756 IMG_9759 IMG_9761 IMG_9765 IMG_9774 IMG_9777 IMG_9816 IMG_9823 IMG_9808 IMG_9800 IMG_9779 IMG_9830 IMG_9833 IMG_9839 IMG_9845 IMG_9850 IMG_9859 IMG_9861 IMG_9863 IMG_9866 IMG_9868 IMG_9895 IMG_9895 (1) IMG_9889 IMG_9885 IMG_9884 IMG_9883 IMG_9880 IMG_9873 IMG_9870 IMG_9869 IMG_9899 IMG_9900 IMG_9903 IMG_9904 IMG_9907 IMG_9908 IMG_9911 IMG_9913 IMG_9915 IMG_9916 IMG_9945 (1)

IMG_9936

2 место нуретдинова

IMG_9929 IMG_9927 IMG_9925 IMG_9922 IMG_9919 IMG_9681 IMG_9682 IMG_9684 IMG_9685 IMG_9781 IMG_9783 IMG_9784 IMG_9785 IMG_9787 IMG_9806

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1479

Комментирование запрещено