Иске Ярмәк авылының һәвәскәр театры — Бөтенроссия «Идел-йорт» бәйгесенең җиңүчесе!

IMG_4380 21 нче ноябрьдән 3 нче декабрьга кадәр Казан шәһәре «Юность» мәдәният сарае һәм Мирный бистәсе Мәдәният йорты сәхнәләрендә Ш.Закиров исемендәге XIX Бөтенроссия «Идел-йорт» татар театрлары бәйгесе узды. Конкурста Россиянең 10 төбәгеннән 12 театр коллективы катнашты.

Катнашучы коллективлар классик татар драматурглар әсәрләрен һәм яшь язучылар пьесаларын сәхнәләштерде.

Бәйгенең жюри составына РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстан Республикасы халык артисткасы Луара Шакирҗанова, Казан Дәүләт Яшь Тамашачылар театры баш рәссамы Ленар Гыйлметдинов, күренекле татар язучысы, драматург Рәдиф Сәгъдиев, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директорның гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Гали Габдрахманов, режиссер, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре Рифат Миндубаев керде.

Һәм бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә җиңүчеләр исемлеген тәкъдим иттеләр.

  • Гран-при иясе булып Чиләбе өлкәсе Чиләбе шәһәре үзешчән татар театры танылды.
  • I урынны Ульяновск шәһәре «Нур» татар халык театры яулады.
  • II урынны Ульян өлкәсе, Үзәк мәдәният идарәсенең татар мәдәнияте үзәге каршындагы Бари Тарханов исемендәге халык театры һәм Самара өлкәсе, Халик Садри исемендәге Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр труппасы бүлделәр.
  • III урынга шулай ук 2 коллектив лаек булды: Удмуртия (Ижау), “Чулпан” үзэшчән театры һәм Иваново өлкәсе, “Милләтем” театр-студиясе.

IMG_4372IMG_4373 IMG_4377 IMG_4378-1 IMG_4380 IMG_4382 IMG_4388tatar-congress.org

Просмотров: 1311

3 комментариев

  1. Мин Казан шәһәрендә Иске Ярмәк авылының чыгышын үзем карадым.Һичшиксез, аларның чыгышы ис китәрлек матур булды.Күзләрдән яшьләр дә чыкты. Мин аларга шундый матур чыгышлар ясап,зур уңышларга ирешүләрен телим.

  2. Котлыйбыз!!! Молодислар! Алда тагын да зур унышлар телибез!

    • Бик чынлык, дөрес- сезнең өчен шатланабыз.