Исеңдәме, апам…

287740-svetikТатарстан җырчысы Альбина Хәкимованың “Апама” дигән җырын бик яратам мин. Нәкь Миңнур апам турында җырлый кебек.

“Исеңдәме, без үскәндә, апам,

Син әнкәйгә булдың таяныч…”

Чынлап та, әтиебез Юныс сугышка киткәч, 13 яшьлек апабыз әнкәйнең иң зур ярдәмчесенә әверелде.

Без тумышыбыз белән Похвистнево районының Мәчәләй авылыннан. Гаиләдә җиде бала үстек. Мин бик кечкенә идем әле, шуңа әткәйнең сугышка киткән көнен начар хәтерлим. Әни (ул бишенче балага авырлы иде) өлкән апаларым белән аны тимер юл станциясенә кадәр озата киттеләр. Ә мине әбиләрдә калдырдылар.

Станциядә хушлашу бик авыр узган. Поезд кузгалып киткәч тә, Миңнур апаны озак тынычландыра алмаганнар, ул елый-елый вагон артыннан йөгергән. Әти беренче хатында: “Сугыш кырында пулялар очканда да Миңнурның елаган тавышы колагымда яңгырый сыман“, — дип язган иде.

Менә шул көннән башлап Миңнур апабыз йортта ир-атлар эшен үз өстенә алды. Сәнәк, көрәк, балта саплау, пычак, урак, чалгы кайрау – барысы да аның өстендә иде. Колхоз рәисе дә апага ир-атлар эшен генә биреп торды. Ат та җикте, лобогрейкада да эшләде ул. Башка хатын-кызлар белән урман кисәргә йөрде, төрле төзелешләрдә эшләде. Кышын тимер юлны кардан чистарталар, җәен траншеяләр казыйлар иде.

Хәер, апаның куллары алтын, хатын-кызлар эшен дә ул бик оста булдыра. Ә фасонлы матур күлмәкләрне ничек тегә иде – ис китәрлек!

Буй җиткәч, апабыз тормышка чыкты, әни булды. Баласына өч яшь тулгач, әнигә калдырып, вербовка буенча Камчаткага, балык эшенә китәргә туры килде. Анда да Миңнур апабыз сынатмаган, бик тырышып эшләгән. Аннан кайткач (пароходта кайтканда аның кызы туа), апабыз колхоз фермасында сыер сава, соңрак колхоз ашханәсендә пешекче булып эшли. Балалар тәрбияләргә дә, җәен чөгендер басуында эшләргә дә, үз каралты-кураларын тәртиптә тотарга да өлгерә иде.

Шушы көннәрдә Миңнур Юныс кызы Яхина 90 яшен тутырды. Мин барлык туганнары, балалары-оныклары исеменнән аны шушы гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләремне җиткерәм. Кадерле апабыз! Туган җанлы, киң күңелле булуың өчен рәхмәт! Гел шулай аралашып, исәнлектә-саулыкта әле тагын озак еллар гомер итәргә насыйп булсын.

Сәгыйдә СУБЕЕВА.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1043

Комментирование запрещено