Тарих музееның беренче адымнары

deniskino-95121Шенталы районының Денис авылы халык саны буенча районда иң зур авыл булып санала. 110 ел элек төзелеп, бүгенге көндә дә эшләп торучы мәчет авылыбызның горурлыгы булып балкып тора. Ул революциядән соң да, Бөек Ватан сугышы елларында да эшен туктатмаган, Аллага шөкер. Шулай ук, авылыбызда тарих музее да бар. Ул урта мәктәпнең кечкенә генә бер бүлмәсендә урнашкан иде. Музейда авыл тормышына кагылышлы төрле экспонатлар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре, алар турында язмалар да шактый гына җыелган.

Күптән түгел, музейны алга таба да үстерү өчен, авыл халкы аны мәдәният йортына күчерергә, дигән карар кылды. Моның өчен анда иркенрәк бүлмә дә табылды. Биредә экспонатларны әйбәтләп урнаштыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Хәзер көмеш яшьтәге волонтерлар, Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы булган экспонатларны тулыландыру, даталарны аныклау өстендә эшлиләр. Музей активистлары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган стендны яңартырга, Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан авыл-дашларыбызга багышлап стенд әзерләргә алындылар. Бу патриотик хәрәкәтне мактаулы нефтьче, пенсионер Минсәгыйть Вәлиуллин җитәкләде. Чөнки аның әтисе Зәйнулла Вәлиуллин да, тормыш иптәшенең әтисе Миншакир һәм әнисе Факия Мөстәкыймовлар да Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр.

Бүгенге көндә авылның сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре фотоальбомнарын төзү буенча зур эш алып барыла. Мәгълүмат аларның туганнары, авылдашлар, архивлар һәм өлкә музейлары аша җыела. Бертуган Әсхәт һәм Әлфәт Абзаловлар, Мәдәният йорты хезмәткәрләре табылган экспонатларны тиешле стендларга урнаштырып баралар.

Музейда авылыбызның тарихы һәм үсеше сурәтләнгән архив документлар күчермәләре, фотосурәтләр урнаштыру өчен махсус урын билгеләнгән. Кызганычка каршы, бу хакта мәгълүмат әлегә бик аз. Безнең алда, әлбәттә, катлаулы һәм бик зур эш тора. Әмма без, авыл халкы ярдәме белән, тиешле мәгълүматларны бөртекләп җыеп алырбыз, дип өметләнәбез.

Хөрмәтле авылда һәм читтә яшәүче авылдашлар! Әгәр сез туган авылыбызның тарихына битараф түгел икән, музей өчен мөһим мәгълүматларыгыз булса, музейга китерегез! Башлангыч этапта иганәчеләр ярдәме дә артык булмас иде.

Агымдагы елның сентябрендә авылыбызда тагын бер истәлекле вакыйга булды — җәйге парк-сквер ачылды. Тантанага барлык авылдашлар да җыелган иде. Паркны ачу чарасыннан соң авыл халкы музейны да карап чыкты. Алар моңа бик шат булдылар һәм активистларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Яңа ел каникулларында да музейда мәктәп укучылары өчен экскурсия оештырырга уйлыйбыз.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына экспозицияләр тагын да тулыландырылып, авыл халкы һәм кунаклары өчен музей ишекләре ачык булыр, дип уйлыйм.

Рәгыйдә БАДЫЙКОВА.

 Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1058

Комментирование запрещено