Ульяновскиның «Өмет» татар газетасы сайтына финанс ярдәм биреләчәк

0189Сайт һәм соцчелтәрләр белән эшләү өчен махсус белгеч җәлеп ителәчәк.

 Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге өлкәдә чыгып килүче «Өмет» татар газетасы сайтын эшләтү өчен финанс ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта  Ульяновскида узучы Бөтенроссия татар журналистлары форумында газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов хәбәр итте.

«Ульяновск өлкәсе губернаторы кушуы буенча, газетабызның сайтын ачып җибәрдек. Яңа елдан сайтны алып бару өлкә бюджетыннан финансланачак. Сайт һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтлар белән эшләү өчен штатка махсус кеше кабул ителәчәк», — диде баш мөхәррир.

Исхак Хәлимов «Өмет» газетасының 60 процент чыгымны, ягъни елына өч миллионнан артык сумны подписка һәм түләүле котлаулар каплап бара диде. 1600 мең сум чыгымны исә хөкүмәт каплап бара.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 879

Комментирование запрещено