Әниләргә олы рәхмәтләр

41l-EgFxiug1

Венера бистәсе әниләре мәчеттә кунакта.

Узган атнада өлкәбезнең барлык шәһәр-авылларында Әниләр көненә карата бәйрәм чаралары узды.

Похвистнево районының Венера бистәсе мәчете картлары апа-әбиләргә чын бәйрәм бүләк иттеләр. Чара милли төсмерләргә уралып узды. Бу көнне авыл клубы фойесы чын татар йортын хәтерләтә иде. Түргә килен сандыгы менеп утырган, аның өстенә чиккән япма җәелгән, өстенә мамык мендәрләр өелгән. Ә идәнне, сәкеләрне суккан паласлар бизи. Читтәрәк милли киемнәр, авыл осталарының кул эшләре күргәзмәләре урын алган.

Чара мул бәйрәм табыны артында узды. Бәйрәмне Фәридә абыстай Мөхетдинова аятьләр әйтеп башлап җибәрде. Аннан соң апаларны-әбиләрне Әниләр көне белән Венера бистәсе мәчете имамы Расих хәзрәт Кәримов котлады. “Сез — гореф-гадәтләребезне, ана телебезне, гаилә традицияләрен саклаучыларыбыз. Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт. Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез! Балаларыгыз бары тик шатлык кына китерсен, аларга биргән наз үзегезгә әйләнеп кайтсын”, — дип Расих хәзрәт матур теләкләрен җиткерде.

Кунаклар сөйләшә-сөйләшә милли тәм-томнар белән чәй эчтеләр, биеп-җырлап күңел ачтылар.

41l-EgFxiug1

Венера бистәсе әниләре мәчеттә кунакта.

Әбиләр мәчет картларына, табын әзерләп, кунакларны каршы алган Илһамия Кәримова һәм Гөлфия Джамбуловага рәхмәтләрен җиткерделәр. Әниләр бу чарадан бик канәгать калып, кич белән генә өйләренә таралыштылар”, — дип Венера бистәсеннән Рәйсә Шәйдуллина язып җибәргән .

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек»

Просмотров: 943

Комментирование запрещено