Скончался экс-мэр Москвы Юрий Лужков / Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков вафат

d46e60cddf68e184СМИ сообщили о смерти бывшего мэра Юрия Лужкова. Скончался бывший чиновник в Мюнхене.

Об этом сообщают «Россия 24» и ТАСС.

Юрий Лужков возглавил столичную администрацию при Борисе Ельцине. Он занимал должность мэра Москвы до 2010 года. Всего Лужков возглавлял столицу 18 лет.

Юрий Михайлович Лужков родился 21 сентября 1936 года. Окончил Институт нефтехимической и газовой промышленности им. Губкина. Будучи студентом, занимался комсомольской работой. С 1987 года занял пост первого зампредседателя Москгорисполкома. Мэром столицы стал в 1992 году.

realnoevremya.ru

* * *

Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков 83 яшендә Европада вафат булды. 

Юрий Лужковның вафаты турында Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр итте. Интерфакс Лужков соңгы көннәрендә Европада булган дип язды. «База» мәгълүматынча, элекке мэр Мюнһен хастаханәсендә йөрәгенә операция ясаганнан соң үлгән.

Лужков 1936 елда Мәскәүдә туа. 1991 елда Мәскәүнең беренче мэрын сайлауда вице-мэр булып сайлана. Хатыны Елена Батурина белән Борис Ельцин ягында 1991 елда ГКЧП фетнәсенә каршы торуда катнаша. 1992 елда Ельцин фәрманы белән Мәскәү мэры булып билгеләнә.

Әлеге вазифада Лужков 2010 елга кадәр эшли, бу вакыт эчендә Русиядә иң абруйлы сәятчеләрнең берсенә әйләнә. 1996 елда Ельцинны яңадан сайлап куюга теләктәшлек белдерә. 1996 елда Лужков башлангычы белән Федерация шурасы Акъярны Русиянең бер өлеше дип атый башлый. 1999 елда Лужков Ельцинга оппозициягә күчә, президент сайлауда Евгений Примаковка теләктәшлек белдерә.

Президент кампаниясен Владимир Путин җиңгәч, Лужков аңа теләктәшлек күрсәтеп, «Бердәм Русия» фиркасенә нигез салучыларның берсе була. 2010 елда президенты Дмитрий Медведев белән низагтан соң вазифасыннан җибәрелә.

Мәскәү белән Лужков идарә иткән вакыт шәһәрнең баю һәм аның кешеләренең яшәеше яхшыру вакытына туры килә. Шул ук вакытта мэрны оппозицияне бастыруда һәм коррупция дәрәҗәсенең югары булуы өчен тәнкыйтьләделәр. Лужков даирәсендә күп кенә затлар Русиянең иң бай кешеләре исемлегенә керде. Аның хатыны озак еллар дәвамында Русиянең иң бай хатын-кызлары рейтингының беренче урыннарында тора.

Юрий Лужковның кайчан һәм кайда җирләнәчәге турында әлегә хәбәр ителми.

azatliq.org

Просмотров: 586

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>