Якшәмбе татар мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен укыту тәҗрибәсе

2019-11-21-14.30.50“Яктылык” мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы, якшәмбе татар мәктәбе укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нурзидә Әхмәтзыя кызы ФӘЙЗУЛЛИНАның  өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллык юбилеендагы чыгышы.

Исегезгә төшереп үтәбез, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте үзенең 30 еллык юбилеен Самара өлкәсенең татар мил­ли хәрәкәт активистлары кат­нашында, тантаналы җыелыш белән билгеләп үтте. 

Тантанага өлкәбезнең барлык районнарыннан, шәһәр­ләрдән, хәт­та Татарстаннан да 250ләп кеше килгән иде. Делегатлар “Финанслар”, “Татар гаиләсе”, “Яшьләр һәм спорт”, “Милли мәгариф”, “Массакүләм мәгъ­лүмат чаралары” һәм “Мәдә­ният” секцияләренә бүле­неп эшлә­деләр. Һәркай­сында төп­ле фикерләр яңгырады, кызыклы тәкъдимнәр кертелде.

“Милли мәгариф” секциясендә “Яктылык” мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы, якшәмбе татар мәктәбе укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нурзидә Әхмәтзыя кызы ФӘЙЗУЛЛИНА кызыклы чыгыш ясады, аны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез:

«Бала кечкенәдән үзенең туган теле, гореф-гадәтләре  белән иң беренче чиратта  гаиләдә танышырга тиеш. Ул сабый чактан әнисенең бишек җырлары белән йокыга китсә, өйдәгеләрнең татарча сөйләшкән һәр сүзен ишетеп, аңлап,  якыннарының һәр сүзен кабатлап  үссә, без ана теле аңа әни сөте белән кергән дибез. Ә инде шәһәр шартларында, рустелле  гаиләләрдә үскән балаларга ничек итеп татар теленең матурлыгын, җанга якынлыгын аңлатып була  соң?

Мондый чакта ата-аналарга  ярдәмгә  безнең “Яктылык” мәктәбе кысаларында  эшләүче якшәмбе  татар мәктәбе килә ала. Мин алдан бу якшәмбе мәктәбендә 2000- 2009 елларда  10  ел чамасы эшләп алган идем.  2017 елда  директор Р. Р. Газизов   миңа  кабат биредә  эшләргә   тәкъдим  итте.  Алдагы елларда  якшәмбе  мәктәбенә  татар телен һәм гарәп графикасын өйрәнергә теләүче олылар гына килсә, 3 ел элек кайбер ата-аналар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә татар телен өйрәнү группалары булдыру   мәсьәләсе  белән Радик Равгатовичка мөрәҗәгать  иткәннәр. Без үзара киңәшләшеп, 2017-2018 уку елында шундый төркемне оештырырга булдык.  Моның өчен миңа мәктәпкәчә  яшьтәге балаларның мөмкинчелекләрен исәпкә алып, яңа уку программасын төзергә туры килде.   Әлбәттә, һәр дәрес уен-дәрес  сыйфатында уза. Бирегә 4-6 яшьлек балалар әти-әниләре, әби-бабалары белән  шимбә көнне иртәнге сәгать 10.00га  минем кабинетыма киләләр.  Дәрес балалар һәм аларның туганнары катнашында үтә.  Менә 3 нче  ел инде  алар  бирегә бик теләп йөриләр.  Без балалар белән бергә уен формасында татар теленә хас авазларны  (ә, ө, ү, җ, ң, һ) дөрес итеп әйтергә, алар белән иҗекләр, сүзләр , җөмләләр әйтергә өйрәнәбез. Балалар татарча   санарга, атна көннәрен татар телендә атарга, үзләре, гаиләләре турында  сөйләргә дә бик яраталар. Төрле төсләрне дә бик  тиз танып, аларны дөрес итеп атыйлар.  Дәрестә  без татар авазлары кергән  шигырьләр өйрәнәбез, кыска җырлар  җырлыйбыз.  Татарча кроссвордлар да чишәбез.  Азрак арысак, татарча физкульминутка  үткәрәбез  яки татар бию көйләренә татарча биибез. Шулай ук дәрес кысаларында без татар телендәге тылсымлы сүзләр  белән дә танышабыз.(Исәнмесез, сау булыгыз,  рәхмәт, гафу итегез, ашыгыз тәмле булсын,   хәерле иртә, рәхим итегез һәм башка тылсымлы сүзләр). Балалар бу  сүзләр белән бер-берсен сәламлиләр. Һәр дәрес татарча мультфильм карау белән тәмамлана.      

Яңа ел, 8 нче Март, 9  нчы  Май бәйрәмнәрен дә без бик  тантаналы, күңелле  итеп үткәрәбез.  Мәктәпкәчә  яшьтәге  балалар өчен үткәрелгән мондый төр  чараларда  миңа, әлбәттә, ярдәмгә ата-аналар килә.  Әле соңыннан  алар белән бергәләп чәйләр дә эчәбез.    

2019 елның 9 нчы Май бәйрәмендә минем укучыларым туганнары белән бергә  мәктәп ишегалдында узган  Хәтер парадында катнаштылар. Алар анда бабалары, әниләре белән бергәләп  Бөек Ватан  сугышында катнашкан яки һәлак булган карт бабаларының сурәте төшерелгән фотолар да күтәреп йөрделәр.

Һәр елны ноябрь-декабрь айларында   “Туган тел” өлкә татар  оешмасы безнең мәктәптә  Самараның  башка мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теленнән  шәһәр Олимпиадасы уздыра. Анда якшәмбе татар мәктәбендә укучы  балалар да катнашалар. Алар әле  шигърият конкурсларында, шул исәптән “Мирас”  шигърият конкурсында,  шагыйрьләребезнең шигырьләрен татарча  сөйләп, призлар да алалар.   

Беренче уку елында миндә белем алган балалар  хәзер мәктәбебезнең 2нче, 3нче сыйныфларында  укыйлар. Укытучыларының әйтүенчә, бу балалар  татар теле дәресләрендә үзләрен бик кыю тоталар, рәхәтләнеп үзара татар телендә аралашалар, күп беләләр.   Һәм хәзер дә якшәмбе мәктәбенә йөрүләрен дәвам итәләр».

Просмотров: 869

Комментирование запрещено