«Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов һәм аның укучысы татарча өстәл уены тәкъдим итә

0166«Гаиләдә татарча сөйләшегез диләр, ә балалар белән сөйләшү генә түгел, вакыт үткәрү дә кирәк бит. Шуңа без өстәл уены тәкъдим итәбез», — ди авторлар.

Татар теленең «Сәлам» дәреслеге авторы, Казанның 2нче лицей-интернатының татар һәм инглиз теле укытучысы Рашат Якупов һәм аның элекке укучысы, Казан студенты Ирек Хәйруллин татарча «Хәрәкәт. Балалар» өстәл уенын тәкъдим иттеләр.

«Төп максатыбыз — татар телендә күбрәк контент булдыру, аны уен форматында да куллану. Гаиләдә татарча сөйләшегез диләр, ә балалар белән сөйләшү генә түгел, вакыт үткәрү дә кирәк бит. Татарча өстәл уенын уйнап, гаилә белән вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә тәкъдим итәбез. Уенны гаиләләрдә дә, мәктәп-балалар бакчаларында да кулланып була», — дип сөйләде «Татар-информ»га Рашат Якупов.

Уен кагыйдәләре буенча, уенчылар үз командасына кәртләрдә тәкъдим ителгән сүзләрне аңлатырга тиеш. Өч төрле аңлату ысулы бар: башка сүзләр кулланып, рәсем ясап яки ымнар ярдәмендә. Дөрес аңлата алган команда алга атлый. Максат — беренче булып финишка барып җитү.

«Уенда без балалар өчен иң кирәкле лексик минимумны тупладык. Барлыгы 100 уен чыгарылды», — ди авторлар.

«Хәрәкәт. Балалар» уенын авторлар үз акчаларына чыгарган.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 832

Комментирование запрещено