Казанда телләрне куллануның хокукый нигезләренә багышланган Халыкара конференция була / В Казани обсудят функционирование госязыков в условиях многоязычия

052Әлеге чара «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

 11 декабрдә Казанда «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында булган чараның төп оештыручысы — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Конференциянең төп эш юнәлешләре:

  • Россия Федерациясендә һәм Россия Федерациясе составындагы республикаларда тел сәясәте;
  • белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан дәүләт телләрен һәм туган телләрне укытуның актуаль мәсьәләләре.

Биредә катнашу өчен сиксәнгә якын фәнни доклад кабул ителгән. Чит иллләрдән һәм Мәскәү, Төмән, Элиста, Уфа, Чабаксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижевск, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр булыр дип планлаштырыла.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Конференц-залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә. Башлану вакыты — 10.00. Теркәлү 9.00 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

***

11 декабря в Казани пройдет Международная научно-практическая конференция «Правовые основы функционирования государственных и региональных языков в условиях дву- и многоязычия (мировой опыт реализации языковой политики в федеративных государствах)».

Ибрагимова Академии наук РТ, пишет «Татар-информ».

Основные направления работы конференции: языковая политика в России и республиках в ее составе; актуальные вопросы преподавания государственных и родных языков из числа языков народов России в образовательных организациях.

На мероприятие приедут участники из зарубежных стран, а также из Москвы, Тюмени, Элисты, Уфы, Чебоксар, Саранска, Йошкар-Олы, Ижевска, Казани, Набережных Челнов и др. В ней также примут участие представители государственных органов РТ, Академии наук РТ, научных и научно-образовательных учреждений республики, Союза писателей РТ и др.

Конференция пройдет в конференц-зале Академии наук Республики Татарстан по адресу: г. Казань, ул. Баумана, д. 20.

idelreal.org

Просмотров: 445

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>