РИИда дини белем бирүдә педагогика һәм психология мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

KSF_853912-13 декабрьдә Россия ислам институтында «Теологик белем бирүдә педагогика һәм психологиянең актуаль мәсьәләләре» дип исемләнгән төбәк конференциясе уздырыла.

Конференциядә катнашучылар Россия мәгариф киңлегендә теологияне үстерүнең төп аспектлары, конфессияара һәм дәүләт-конфессиональ диалог кору коралы буларак теологик белем бирү үзенчәлекләре, дөньяви югары уку йортларында теология буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һ.б.лар турында фикер алышачак.

Чараның төп оештыручысы – Россия ислам институты. Конференция «Фәнни-мәгариф теология ассоциациясе» (Мәскәү), Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе белән берлектә үткәрелә.

Пленар утырыш 9:30 башлана.

tatar-congress.org

Просмотров: 744

Комментирование запрещено