Алтын кулларыгыз өчен рәхмәт!

Кулинария21Бүген, 13 декабрьдә, Самарның “Кулинария на Революционной”  (Революционная урамы, 142нче йорт) кибете 45 еллык юбилеен бәйрәм итте. Милләттәшләребезгә ул милли ризыклар сату урыны буларак та, татар милли һәм шәһәр күләмендә узган бәйрәмнәрнең иганәчесе  буларак та бик яхшы таныш. 

Юбилярлар бәйрәм тантанасын “гаилә” эчендә генә бәйрәм итсәләр дә, аларны котларга мөхтәрәм кунаклар килгән иде.  Шәһәрнең Железнодорожный районы администрациясе вәкилләре оешма эшчеләренә — Рәхмәт хатлары, ә кулинария кибете җитәкчелеге бүләкләр тапшырдылар. “Кулинария на Революционной”  кибете(күпләргә улЭмма и К” оешмасы буларак та таныш) җитәкчесе Равилә Кыямова оешмада 60лап кеше эшләвен билгеләп үтте.  “Биредә 40 елдан артык көч куючы эшчеләребез дә булуы белән горурланабыз. Алтын кулларыгыз, тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт!” — дип кайнар котлауларын җиткерде җитәкче.  Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров оешмага милли чаралар уздырырга ярдәм итүләре өчен рәхмәтен җиткерде, бүләкләр өләште.

Юбилей тантанасы бик җылы, гаилә атмосферасында узды. Бу чара турында тәфсилле мәкалә “Бердәмлек” газетасының алдагы саннарында бастырылачак.

Кулинария1 Кулинария21

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

 

Просмотров: 954

Комментирование запрещено