Рустам Минниханов встретился с представителями татарской общины Беларуси / Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы татарлары белән очрашты

0147Президент РТ поблагодарил участников встречи за внимание к родному языку, а также поздравил местных мусульман с открытием соборной мечети в Минске.

11 декабря Президент Татарстана Рустам Минниханов встретился с активом татарской общины Республики Беларусь в ходе рабочего визита в Минск. Об этом сообщает пресс-служба руководителя республики.

Во встрече приняли участие чрезвычайный и полномочный посол РФ в Республике Беларусь Дмитрий Мезенцев и вице-премьер РТ, председатель Национального Совета Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев.

В настоящее время основную массу общественных мероприятий по линии татарской диаспоры проводит Татаро-башкирское культурное наследие «Чишма». Татары Беларуси с 1999 года проводят Сабантуй. Мероприятия были организованы в Минске, Гродно, Ивье, Витебске, Смолевичах. На белорусском языке издана книга «История белорусских татар». Проводятся научно-практические конференции по истории, культуре и религии татар, отмечаются религиозные и национальные праздники.

Рустам Минниханов поблагодарил участников встречи за внимание к родному языку и сохранению обычаев, а также поздравил местных мусульман с открытием соборной мечети в Минске.

«Отдельные слова благодарности тем, кто принимал активное участие в строительстве мечети, помогал финансово. Большую помощь в этом оказали Президент Республики Беларусь Александр Лукашенко и Президент Турции Реджеп Тайип Эрдоган», — отметил Рустам Минниханов.

В рамках встречи представители татарских творческих коллективов попросили помочь в приобретении музыкальных инструментов, а также выразили желание принять участие в мероприятиях в рамках 100-летия ТАССР. Рустам Минниханов дал соответствующие поручения.

По результатам переписи населения 2009 года в Беларуси проживают 7 тыс. 319 татар.

tatar-inform.ru

***

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» берләшмәсенең рәисе Эльвира Левшевич Президентка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан Президенты Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында Беларусьта яшәгән татарлар белән очрашты. Ул татарларга телне, гореф-гадәтләрне саклаган өчен рәхмәтен әйтте. «Матур иҗат коллективлары эшләп килүе сөендерә. Киләчәктә аларны Казанда көтеп калабыз. Алга таба да шулай элемтәдә булыйк», — диде Президент. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» берләшмәсенең рәисе Эльвира Левшевич сүзләренчә, 2019 елның 1 гыйнварына оешмада 140 әгъза исәпләнә. Ул ел саен Минскта Сабантуй уздырылуын билгеләп үтте. Милли бәйрәмне уздыруда ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Оешма көче белән Белорусиядә бик күп эшләр башкарылган. «Ләйсән», «Күбәләк» фольклор ансамбльләре, балалар төркемнәре төзелгән.

Эльвира Левшевич Президентка үтенечләрен дә җиткерде. Аның сүзләренчә, «Ләйсән» ансамбленең баяны бик искергән. Ул Рөстәм Миңнехановтан коллективны баян белән тәэмин итүне сорады. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Беларусьтагы ансамбльләрнең Казанда һәм Татарстан районнарында чыгышларын оештыруда ярдәм күрсәтергә үтенде.

Мәскәү, Ржев, Смоленск, Витебск, Могилевны фашистлардан азат итүдә катнашкан Казахстан татары Әдһәм Кәримовның каберен төзекләндерүдә дә дәүләт ярдәме кирәклеген әйтте. Моннан тыш, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре Белорусь җирлегендә яшәгән татарларның алты гасырлык тарихын өйрәнеп, алар турында хезмәт бастырылса бик яхшы булыр иде, дигән теләк белдерде.

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенең президиум әгъзалары Фагилә Матшина, Джон Нигъмәтуллин, Рамилә Ситникова Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Берләшмәгә истәлекле бүләк тапшырылды. Чараны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Беларусь Республикасында рәсми саннар буенча 7500, ә рәсми булмаган саннар буенча 11 мең, Минск шәһәрендә 3 меңләп татар яши. Беларусь Республикасында 1998 елда оешкан «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе бар. Берләшмәнең Гродно, Витебск, Бобруйск һәм Ивье шәһәрләрендә филиаллары актив эшләп килә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 878

Комментирование запрещено