“Татар газетасы – Әлифба бит ул”

Ульян губернаторы Сергей МОРОЗОВта кунакта

Ульян губернаторы Сергей МОРОЗОВта кунакта

6 – 7 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” оешмасы Бөтенроссия татар журналистлары форумы үткәрде

Россия төбәкләрендә иҗат итүче татар матбугаты хезмәткәрләре Казан ярдәмен һәрдаим тоеп яшиләр. Бөтендөнья татар конгрессы ел саен татар газеталары һәм сайтларының баш мөхәррирләрен, әйдәп баручы журналистларын җыеп, хәлләрен сорашып, нинди юнәлештәрәк эшләргә кирәк булуын күрсәтеп, мораль яктан зур ярдәм күрсәтеп торалар. Аннан ничектер рухланып, яңа планнар белән баеп кайтасың. Кызганычка, үткән елгы очрашуда “Бердәмлек” редакциясе катнаша алмаган иде. Беренче редакторыбыз вафат булып, редакциянең тотрыксыз вакытына туры килгән иде ул форум. Ә быелгы чарада катнашырга, регионнарда яшәүче каләмдәшләребезнең проблемалары белән танышырга, мәркәзебездә нинди хәлләр барын күреп кайтырга мөмкин булды инде менә. Тик тәэсирләребез турында тәфсилләп сөйләп бетереп тә булмас дип куркам, чөнки очрашулар, сөйләшүләр, тәҗрибә уртаклашулар бик күп һәм искиткеч файдалы булды.

 «Үксезләр»

Иртән-иртүк форумга килеп җиткән матбугат хезмәткәрләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының пресса залында Равилә Шәйдуллина-Муратның «Үксезләр» әсәре буенча Нурания Җамали төшергән кинофильм күрсәтелде. Күпләр аны караганда ятим кыз Айзадәне жәлләп, күз яшьләрен сөрткәләп утырдылар. Фильм миңа “Золушка” әкиятен хәтерләтте. Шарль Перро заманыннан бирле дөньяда берни дә үзгәрмәгән — шул ук ятим бала, усал һәм комсыз үги ана һәм аның ике кызы Айзәдәгә көн күрсәтмиләр. Мәрхәмәтле тылсымчы хатын ролендә — дача күршесендәге Хаять апасы һәм фатир күршесендә яшәүче баласыз хатын. Айзадәнең бердәнбер дусты — Аппак кушаматлы эт. Хәер, ахырда дошманнар җәзасын ала, ә кызчык өчен барысы да яхшы тәмамлана. Аңлавымча, автор кисәтә – якыннарыгызның кадерен белегез. Бүгенге бәхетле мизгелләрегезне озакка сузасыгыз килсә, ярдәмле, сизгер, бер-берегезгә игътибарлы, бала күңелен аңлаучан булырга кирәк.

Ахырда күңелләре йомшарган журналистларны Равилә Шәйдуллина-Муратның шәхси ресторанына алып барып, төшке аш ашаттылар, ә ул кунакларга “Ялантау” дип аталган яңа китабын бүләк итте, теләүчеләргә автограф та язып бирде. Минә бит Казанда нинди хатыннар бар – эшкуар да, әдибә дә, просто затлы хатын да…

 Милләт хакына очрашу

Көннең икенче яртысында журналистлар җитдирәк эш белән шөгыльләнде. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Без – бергә” газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров катнашында Түгәрәк өстәл утырышы узды.

- Ел ахыры ул узып бара торган елга нәтиҗәләр ясау, киләчәккә бурычлар кую вакыты. Киләсе елда безне зур чаралар көтә – ТАССРның 100 еллыгын, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануның 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Тагын бер мөһим чара – 1 октябрьдән халык санын исәпкә алу башлана. Ил өчен, татарлар өчен ул бик зур вакыйга. Әлеге уңайдан матбугат чаралары аша халык арасында аңлату эшләре алып баруыгызны сорыйбыз, — дип сөйләде кереш сүзендә Васил Шәйхразиев.

Түгәрәк өстәлгә җыелган матбугат чаралары мөхәррирләре үзләренең эш алымнары белән таныштырып үттеләр. Башкортстанның “Кызыл таң” газетасы мөхәррире Фаил Фәтхетдинов журналистларның газета өчен дә, сайт өчен дә язуларын, социаль челтәрләрдә актив булуларын сөйләде. Моның өчен, кызыксындыру чарасы буларак, кемнең хәбәре яки язмасы күпме укылганына карап, гонорар бирелүен дә ассызыклап үтте.

Бер ел элек эфирга чыккан “Шаян ТВ” каналының чыгышы үзенә бер кызыклы тамаша бүлып үтте. Аның җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова программаны ясаучы бөтен коллективын да алып килеп, үзләре табып алган яшь талантларның искиткеч вокал сәләтләрен тәкъдим итте, балаларыбызга, оныкларыбызга “Шаян-ТВ”ны һәрдаим күрсәтергә өндәде. Самарага кайткач нәни балалары булган редакция хезмәткәрләреннән сораштым – алар инде күптән балаларына бу программаны көйләп куйганнар һәм рәхәтләнеп карыйлар икән. Сез дә алардан үрнәк алыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

“Сөембикә” журналы җитәкчесе урынбасары Гөлнур САФИУЛЛИНАның (фотода) чыгышы газета чыгаручылар күңеленә бик үк ятып бетмәсә дә, киләчәк эшебез өчен файдалы булды. Ул, өлкә газеталарына күзәтү ясап, номердан – номерга кабатланып килүче хаталарга анализ ясады. Бәхеткә, аның авызыннан “Бердәмлек” исеме чыкмады һәм без моңа бик шатландык. Бигрәк тә ул игътибарны мәкалә исемнәренә юнәтте: “Газета бит ул Әлифба кебек. Татар газетасы һәр өйгә килеп керә. Аны бала да, олы яшьтәгеләр дә күрә. Мәкалә исеме хатасыз язылган булсын, теманы алдан ук ачып бирмәсен, укучыны кызыксындырырлык булып, мәкалә эченә кертеп җибәрсен иде”, — дип сөйләде.

 Татармы син, башкортмы син – анда түгел мәсьәлә

Өстә атап үтелгән өч зур датага әзерлекне хәзер үк башларга кирәк, дип белдерде Түгәрәк өстәл модераторы Гөлназ Шәйхи дә. Бу теманы тарихчы, “Туган җир” журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков күтәреп алды. “Демографик вазгыять яхшы түгел. Руста да, татарда да балалар аз санда туа. Донбасс якларыннан украиннар күп итеп Россия ягына чыктылар. Алар үзләрен рус яисә украинлы дип яздырсалар, татарлар халык саны буенча икенче урыннан төшеп тә калырга мөмкинбез. Шуңа күрә без төрле регионнарда яшәүче татарларга аерылмаска, себер, әстерхан, нугай яисә болгар татарымын дип язмаска, фәкать үз-үзебезне татар дип кенә белдерергә тиешбез”, — дип башлады ул сүзне.

Россия киңлекләрендә яшәүче татарлар төрлечәрәк сөйләшә һәм үзен, кайсыдыр ата-бабасының яшәгән урынына карап, ниндидер татар дип атарга мөмкин. Асылда исә без барыбыз да татарлар, тик кайда яшәвебезгә карап, хәрефтәме, сүз язылышындамы, әйтелешендәме аерма булырга мөмкин. Алай аера башласалар, руслар да Псков яисә Владимир, Мәскәү яисә Новгород русы дип аталырга хаклы бит? Аларны никтер регионына карап бүлмиләр, ә татарны аерырга тырышалар.

Чарага җыелган журналистлар тарихчының сүзләрен тыңлап, үз өлкәләрендәге халык санын исәпкә алу вазгыяте белән таныштырып үттеләр, аерылу тозагына эләкмәс өчен халык арасында аңлату эшләре алып барырга сүз куештылар. “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре дә яңа елдан соң авылларга чыгып китәргә, халык белән газетага язылу турында да, халык санын исәпкә алу турында дә тәфсилләп сөйләшергә җыеналар.

Күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев та халык санын исәпкә алу эшенә битараф калмаска өндәде. Күңелгә кереп калган сүзләре шул: “Кайбер регионнарда татар милли оешмалары юк. Шул вакытта аны милли җанлы эшкуарлар хисабына чыгарылган газеталар да алыштыра ала. Басма сүзнең әһәмияте зур, ул берләштерү көченә ия.

Санкт-Петербург Эрмитажына, Казан Кремле музейларына кереп, анда саклана торган татар хәзинәләрен карагыз. Кыргый халык мондый хәзинәләр булдыра алмас иде. Татарлар – руслар белән бергә дәүләт төзегән халык, безнең хокукларыбыз бар һәм алар Конституциядә язылган. Без бары тик аларның үтәлешен таләп итәргә тиешбез”.

Форумның беренче көне “Тәмле булсын” ресторанында тары ярмасы кыстыбые пешерү буенча мастер-класс һәм Бөтендөнья татар конгрессы сайты оештырган “Татар табыны” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы белән тәмамланды.

Ульянда Бөтенроссия Татар матбугаты фестивале

Иртәнге сәгать дүрттә без, Россия регионнарыннан килгән иллеләп кеше автобуска төялеп юлга чыктык. Төнлә туңдырып җибәргән, юлга каткан боз ялтырап тора. Ләкин автобус йөртүчебез бик тәҗрибәле, сабыр кеше булып, иртәнге йокыбызны дәвам иттереп, селкетмичә дә Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәге каршына китереп куйды. Бу Ульяновскида икенче тапкыр уздырылачак Бөтенроссия Татар матбугаты фестиваленә баруыбыз иде. Программасы да бик бай булып чыкты. Юлда оеп киткән аякларны яздырып та өлгермәдек, кабат автобуска кереп утырырга һәм Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов янына иртәнге ашка барырга туры килде.

Ульяновск шәһәренә үзгәртеп кору чоры әллә ни зур тәэсир итмәгән кебек. Тәбәшәк өйләр яныннан кыңгырауларын яңгыратып узган трамвайлар, Сталин заманына хас монументаль корылма кыекларыннан күренгән кечкенә шәхси йортлар, шул кечкенә өйләрдә дә, монументаль биналарда да урнашкан күпсанлы музейлар – болар барысы да Ульяновск йөзе.

Губернатор бик гади һәм кунакчыл кеше булып чыкты. Кунакларны колач җәеп каршылады, Ульян өлкәсенең үсеш юлында булуы турында сөйләде, «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимовка һәм «Чишмә» тапшырулары авторы hәм алып баручысы Рәмис Сафинга котлау адреслары, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының Ульяновск филиалы директоры да булган Рәмис Сафинга «Ульяновск өлкәсенең атказанган массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелүе турында таныклык тапшырды. Фотоларга төшеп туйгач, губернатор, кунакларга мөрәҗәгать итеп: “Фамилиямне беләсезме? Әнә теге чыршы астында Мороз бабайдан сезгә Яңа ел бүләге”, — диде, елмаеп. Без, нәкъ балалар кебек, бүләкләрне ачып карарга керештек. Бу вакытта инде губернатор бер кунакның: “Ничә хатын алыштырдыгыз?” — дигән соравына җавап бирә иде. “Хатын саны мөһим түгел. Менә сезнең ничә балагыз бар? Ә, шулаймыни? Ә минеке бишәү! Нәтиҗәле эшләргә кирәк, иптәш”, — дип, ярымшаярып, ярымҗитди җавап биреп, теманы ябып та куйды.

Кәнфит ашый-ашый юлыбызны дәвам иттек. Менә каршыбызда Карамзин бабай уйлап чыгарган Ё хәрефенә һәйкәл, аның артында Ленин исемендәге өлкә китапханәсе. Нәкъ шунда уздырган көннәрен кечкенә Ленин. Аның вафатына да тиздән йөз ел тула икән, һәм бу уңайдан Ульяновскида күп чаралар үткәрү каралган. Монда Ленин истәлеге, Ленин рухы сакланган, дигән нәтиҗәгә килдек. Әйе, ул да бит илебез тарихының зур бер өлеше.

Китапханәдә кунакларны өлкә татар “Өмет” газетасының утыз ел элек чыккан беренче һәм 90 еллык тарихы булган “Күмәк көч” газетасының 1942 — 1945 елгы саннарын күрдек, революциягә кадәр латин графикасында басылып чыккан Коръән китапларына сокландык. Соңрак Типография музеен, «Татарстан — Яңа гасыр» телевидениесе корпунктын, “Өмет” газетасы редакциясен, Татар мәдәнияте йортын карап, авызыбызны ачып йөрдек.

Рәмис Сафин Татар мәдәнияте йортының икенче катында урнашкан кечкенә, ләкин мәгълүматка бай музеен күрсәтеп йөргәндә, кинәт телефоны шалтырады. Ул башта кем шалтыратуын күрмәде бугай. Дүртенче тапкыр шалтыраган сотовыйны кулына алгач, бераз яхшысынмыйча, гафу үтенеп, җавап бирде. “Әйе, Сергей Иванович. Бик яхшы, бик ошады, Сергей Иванович”… Хәйран калып, тагын авызыбызны ачтык. Кайсыбызга губернатор шалтыратып, очрашу ничек бара, чара ошадымы, дип сораганы бар? Мондагы губернатор башка милләт оешмаларына карата да шундый ук яхшы мөгамәләдәме, әллә татарларны гына шулай яратамы – ул хәтлесен белә алмадык. Ләкин Сембер татарларының газетасына, милли оешмага ярдәм күп булуы, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгеллекләре һәр эшләрендә күренеп тора. Үзләре дә бик актив, тырыш, булдыклы кешеләр бит алар. Беркайчан да көнләшү, узышу, дошманлашу юк. Барысын да уртага салып хәл итәләр, чараларны да бергә-бергә үткәрәләр. Авыллардан “Өмет”, “Күмәк көч” газеталарына мәкаләләр язып торучы үз хәбәрчеләре дә байтак, алар бүген барысы да Татар мәдәнияте үзәгендә җыелганнар, оешма, өлкә хөкүмәте исеменнән аларның барысына да бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылачак, Татарстан артистлары алып килгән концерт та күрсәтеләчәк. Кызыгып та куям кайчакта: “Өмет”нең әбүнәчеләре саны 5200! Әллә инде Ульян татарларында милли патриотизм көчлерәкме?

…Ульян татар оешмасы эшен, иҗатын, музейларын күрү өчен төн уртасында торып юлга чыгуыбызга бер дә үкенмәдек. Тәҗрибәләрен өйрәнеп, акыл туплап, Гөлназ Шәйхи әйтүенчә, “каләмебезгә урап” алып кайттык һәм менә газета укучыларыбызга да җиткердек. Хәзер инде алар кебек нәтиҗәле итеп эшлисе генә калды.

iawJwDdbTuY

Казанда

Бөтендөнья татар конгрессының "Татар халкы алдындагы казанышлары өчен" медале белән Рузия ХӘЛИМОВА бүләкләнә

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале белән Рузия ХӘЛИМОВА бүләкләнә

Ульян губернаторы Сергей МОРОЗОВта кунакта

Ульян губернаторы Сергей МОРОЗОВта кунакта

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 1017

Комментирование запрещено