Чит илдә ял иткәнче милләтеңә ярдәм ит

YVI6QUOgXxE66Самарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 ел­лы­гына карата уздырылган тан­таналы җыелышның сек­ция­ләре эшчәнлеге белән та­ныш­­тыруыбызны дәвам итәбез.

“Финанслар” секциясе  өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров җитәкчелегендә Са­мараның Халыклар дуслыгы йортында узды.

- Егермедән артык эшмәкәр һәм меценатлар катнашында үткән утырыш бик нәтиҗәле булды. Без өлкәбездә ана телен, гореф-гадәтләребезне, дини йолаларыбызны саклап калу юнәлешендә алып барылган эшләргә ярдәм итү турында сөйләштек. Өлкәбездә төрле милли чаралар уздырылып тора һәм алар зур чыгымнар таләп итә. Акча кайдан алырга, кемнән матди ярдәм сорарга?

Өлкә Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Петр Сучков милли оешмаларга дәүләт тарафыннан төрле грантлар бирелүе турында белдерде. Әмма система булмаса, аларны аерым-аерым оту­­дан файда юк. Аларны бер сис­темага китереп, бер-берсе белән бәйләсәң, бу оешмаларга даими ярдәм килеп торыр иде. Шуңа төрле грант программалары, өлкәбездә милли чаралар календарен коор­динацияләү белән аерым бер кеше шөгыльләнергә тиеш дигән тәкъдимнәр яңгырады. Әл­бәттә, моның өчен аңа  хез­мәт хакы түләп торырга туры киләчәк.

Шулай ук Самара өлкәсендә узган милли чараларга матди ярдәм күрсәтергә әзер булган хәлле татарлар өчен фонд булдырырга һәм акча җыю өчен интернет-каналларны, төрле платформаларны актив кулланырга кирәк.

Сөйләшүләр барышында өлкә “Туган тел” татар җәм­гыятен яшь, милли җанлы әгъ­залар белән ныгытырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Тик, кызганычка, яңа буын кешеләре арасында безгә алмашка килергә теләүчеләр юк диярлек.  Аларны оешма эшләренә ничек җәлеп итәргә? Бәлки, заманча чаралар, бәйгеләр уздырырга кирәктер?  Яшьләрне кызыксындыру максатыннан аеруча актив әгъзаларыбызны Татарстан яшьләр лагерьларына юлламалар белән бүләклибез. Югары уку йортларында уңыш­лы укучы татар студентла­рына акчалата бүләкләр дә биреп карадык. Әмма бу ысуллар да әллә ни уңай нәтиҗәләр бирми.

Шулай ук төбәкләрдә эш­ләп килүче Похвистнево районы, Новокуйбышевскиның — “Туган тел”, Камышлының “Туган як” оешмалары белән тыгыз элем­тәдә булу, хезмәттәшлек итү турында да сөйләштек.

Ульянда ничәмә еллар буе “Татар мәдәни үзәге” уңышлы эшләп килә. Анда милли түгәрәкләр һәм коллективлар шөгыльләнә, иҗтимагый оешмалар да шунда урнашкан. Бюджет акчалары алу буенча Ульяновск татар автономиясе тәҗрибәсен өйрәнеп, Самарада да шундый үзәк булдырырга кирәк. Өлкә татарларының мәдәни үзенчәлеген саклау һәм үстерү буенча даими эш алып бару өчен оештыручылар һәм мәдәният хезмәткәрләре штаты оештырсак та яхшы булыр иде.

Өлкә мөселманнарының ре­гиональ Диния нәзарәте кар­­шында иҗтимагый Совет эш­ләп килә. Аның эшчәнлеген дә нәтиҗәлерәк, эчтәлеклерәк итәргә тырышырга. 

Финанслар секциясендә катнашкан татар эшмәкәрләре һәм меценатлар 16 декабрьдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында, 14 сәгатьтә кабат очрашуга җыелачаклар. Чөнки күп мәсьәләләрне  ачыкларга вакыт җитмәде. Бу чарада 21 ноябрьдә килә алмаган хәлле татарларыбыз да катнашыр, дип өметләнәбез.

Арабызда милли эшләргә финанс яктан ярдәм күрсәтә алырлык кешеләр күп. Алар елына бишәр тапкыр чит илдә ял иткәнче, дүрт мәртәбә генә барып, бер ял хисабына халкына ярдәм итсә, бу изге гамәлләре белән үзләре дә, әти-әниләре дә горурланыр иде, — дип сөйләде Ильяс Шәкүров.

Чынлап та, милли чаралар үткәрү, мәдәниятне, мә­гарифне үстерү турыдан-туры матди чыгымнарга бәйле. Ильяс Гомәр улы үзе дә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте уздырган барлык чараларның иганәчесе булып тора. Андыйларны бүген өлкәбездә бармак белән генә санарлык. Игелекле бәндәләрнең изге гамәлләре эзсез югалмас, халык күңелендә мәңге сакланыр.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»


КОНТЕКСТ:

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 2020 елга эш планы билгеләнде

* * *

Резолюция секции «Финансы: благотворительность и меценатство»

* * *

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Советының чираттагы утырышы узды

* * *

Бердәм булыйк! Бергә булдырыйк!

* * *

Резолюция секции «Татарская семья»

* * *

Бердәм булыйк! Бергә булдырыйк! (ФОТОРЕПОРТАЖ № 2)

* * *

Бердәм булыйк! Бергә булдырыйк! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Сегодня в Самаре состоялось торжественное собрание татарского актива области (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Программа секции «Национальная культура»

* * *

О регистрации на участие в работе секции «Финансы и меценатство»

* * *

Тантаналы җыелышка рәхим итегез!

* * *

Спикеры и план работы секции «Молодежь и спорт»

* * *

В Самарской области планируется открытие мусульманского «Детского духовно-образовательного центра»

* * *

Чемпион мира Рамис Терегулов — участник секции «Молодежь и спорт» торжественного собрания татарского актива области

* * *

Милләт язмышына битараф калмыйк

* * *

«Самарда татар балалар клублары яисә балалар бакчасы кирәк»

* * *

Тезисы секций торжественного собрания татарского актива области

* * *

В рамках собрания татарского актива области Камышлинским народным театром будет показан спектакль «Әрем исе»

* * *

Ильяс Гумерович Шакуров стал гостем прямого эфира р/с «Эхо Москвы» в Самаре (АУДИОЗАПИСЬ)

* * *

Без дә булдырабыз!

* * *

21 ноября в Самаре состоится торжественное собрание татарского актива области

Просмотров: 1184

Комментирование запрещено