Каз канаты каурый-каурый…

i (1)1

Декабрь ае керүгә Иске Усман авылында каз өмәләре гөрли башлады.

Авылларда каз өмәсе гөрли,
Су буена канат сипкәннәр.
Канат өсләренә баса-баса,
Кызлар каз юарга төшкәннәр…

Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән.

Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Икенчедән, каз итен аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар. Каклаган каз Сабан туе бәйрәменең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да.

Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу.  Каз өмәсе — ул  авыл тормышының күренекле вакыйгасы, бер бизәге…

Көз-кыш айлары — җәй карап үстерелгән бройлер чебешләрне, үрдәк-казларны суя торган вакыт. Безнең авыл зур  елга буена урнашмаса да, күпләп каз үстерергә яратучылар саны кубәйде. Декабрь ае керүгә авылда каз өмәләре гөрли башлады. Мин дә шул өмәләрнең берсендә булдым.

Аяз, матур   көннәрнең берсендә Марат абый  һәм  Фидания апай  Нурутдиновларның  зур йорт хуҗалыгында   бәйрәм – каз өмәсе үткәрелде. Уңган хуҗалар  бик куп итеп бройлер һәм   каз алып, матур итеп  үстереп, шул  шатлыкларын авылдашлары белән бүлештеләр. Бәйрәм йоласына туры китереп,  туганнар, күршеләр, дуслар җыелышып, бердәм эшләделәр. Мамык йолку, каз тазарту эшләре шаяру-көлке белән  бик җиңел  барды.

Гаилә башлыгы Марат  абый су китерә, мичкә утын өсти, казларны пешекләп тора, кирәк әйберне дә барлый, кайнеше Динар  түшкәләрне ут белән  өтеп ала тора. Кыскасы, эш кайный- табаннардан  “ут чыга”. Бу эшләрне оныкларыбыз  кызыксынып тәрәзәдән күзәтә. Тиздән алар да вак-төяк эшләрдә булыша башлар. 

Өмәчеләр Кәримова Гөлшат, Зиннурова Әлфия, Газизҗанова Саҗидә, Нурутдинова Римма, Надершина Рамия, Хисаметдинова Зөлфия, Минибаева Динә, Сафина Ләйсән  ханымнар киләсе елда да казларның күп, зур булып үсүен теләделәр. Эш барышында үзләренең, әби-әниләренең яшь чакларында каз өмәләрендә йөрүләрен искә төшереп, чын күңелдән  рәхәтләнеп сөйләштеләр. Кулларына күз дә иярми өмәчеләрнең! Ә бүлмәдә каз мамыклары оча…

Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та, көлмәгәч,
Бу дөнья  нигә ярый?..

Өмәчеләр җыр суздылар.  Җырсыз  өмә була мени  ул? Баксаң, бу көнне өмәгә авылның  социаль ярдәм күрсәтү булегендә  оештырылган  “Ак калфак” түгәрәге әгъзалары  җыелган икән! Җыр, уен-көлке белән эшнең авырлыгы да, вакытның ничек узганы да сизелми калды.

Күркәм дә соң инде халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары! Үз эченә никадәрле тирән мәгънә һәм күңелле мизгелләрне сый­дырган. Көнкүрештәге эш-мәшәкатьләрдән дә никадәрле рухи азык, күңелле ял алып була.

Барлык эшне дә бетереп, түшкәләрне салкын суда чумдырып-чумдырып югач, ару түшкәләр тагын да ап-ак булып, матурланып китте.

Менә   хуҗабикә   өмәчеләрне сыйларга өстәлләрен  татар халык ашлары белән тутырып, (шул арада инде каз да пешеп өлгергән) табын артына чакыра.

Хуҗаларга табын артында: «Тормышларыгыз бәрәкәтле, киләсе елга да казларыгыз күп булсын, быелгысын тынычлыкта авыз итәргә язсын сезгә!» — дигән теләкләр әйтелде. Күршеләреңне, якыннарыңны җыеп, бергә эшләп, ахырдан тәмләп чәй эчү, каз итеннән, канатларыннан авыз итү үзе ни тора! Авыл кешесе өчен каз өмәсе – күңелле  бер бәйрәм. Әйе шул. Очрашу өчен дә бер дигән сылтау бит ул!

Хужаларның киләчәктә дә  казлар  үрчетеп, авылны ямьләп, каз өмәләрен үткәрергә  уйлары бар! Әмин, каз өмәләре – борынгыдан калган йолалар, киләчәктә дә шулай матур дәвам итсен!

i (1)1i (3)1i (2)1

 

Иске Усман авылы социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мәдәни чаралар уздыручы, оешмадагы “Ак калфак” түгәрәге җитәкчесе Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА. 

Камышлы районы.

 

Просмотров: 833

Комментирование запрещено