«Нур» мәдрәсәсеннән Мөхәдин беренчелекне алды!

котлау2019 ел менә-менә капкачын ябып, 2020нче ел капкасын ачып җибәрәчәк. Декабернең бишендә Уфа шәһәрендә  мәдрәсә шәкертләренең изге Китабыбыз Коръәни-Кәримне тәҗвид белән уку буенча бәйге узды.

 
Ырынбурдан «Хөсәения», Троицктан «Рәсүлия», Октябрьскидан «Нурул-Ислам», Самардан «Нур»,
 Уфа, Пермь мәдрәсәләрендә белем алучы шәкертләр катнашты.
 
Бәйгедә карап уку белән бергә, яттан укуда каралган иде. «Йасин», » әр-Рахман», «әл-Мөлек», «ән-Набә» сүрәләрен күңелдән кычкырып уку буенча иң осталарын сайлап алдылар.
 
Конкурста Самарның «Нур» мәдрәсәсеннән ике шәкерт катнашты. Мөхтәр угылы Мөхәд  Дакашев беренче урынны алды. Мансур угылы Огабен Казаков өченче урынга лаек булды.
 
Котлыйбыз!

Шамил БАҺАУТДИН.

tatarlarsamara.org

Просмотров: 633

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>