“Гамәлләребез төзек, эшләребез имин булсын”

m2Без ноябрьның 25-нән алып декабрьнең 7-нә дә Самар шәһәренең “Нур”  мәдрәсәсендә укыдык.

Кеше аңының иң югары баскычы –дини аң . Ул аны мәңгелек белән бәйләп , мин   хиссиятен үлемсез итә. Дини аң югарылыгында адәм баласы галәм белән, үзен илаһи шәхес дәрәҗәсенә күтәрелә. Шуңа күрә иләһи гыйлем белән дөнйави белемнең куәте дин белән мәгарифнең берлегендә икәнлеген һич кенә дә истән чыгарырга ярамый.
Безнең укытучыларыбыз: Илйас хәзрәт, Илһам хәзрәт, Дилмурат хәзрәт һәм башкалар бик зур тырышлыклар куеп безне укыттылар. Шушы укытучылар Ислам диненең хаклыгына ышанучылар, аларның бөтен булган гамәлләре фарыз гамәлләр генә. Ничек итеп тырышып безгә кыскача гына саналган көннәрдә дә зур белемләр бирделәр. Бүгенгесе көнне алар безгә зур “Маш” (биеклек) булып торалар. Безне укытканда берсе дә “уф” дип тә әйтмәде. Аларның тормышын без барыбыз да күреп тордык. Киемнәре гади генә, зур акчалар алар алмыйлар, ә
һаман да үзләре дә укыйлар, эшлиләр һәм гаилә Йөген тартып баралар. Шуңа карамастан безнең “Нур” мәдрәсәсе укытучылары безне көндә өндиләр, Иманлы булырга, Ислам диненең хаклыгына ошанырга, һәркөн биш вакыт намаз укырга, үз милләтебезнең мөстәкыйллеге өчен тырышырга һәм туган телне сакларга.
Безнең төркемдә 27-кеше иде, барыбызның исеменнән дә зур рәхмәтләр әйтәмен, исәнлек-саулыклар телим. Аш-су хәзерләүче кызларыбызга да бик зур рәхмәтләр яудырабыз. Бухгалтерияга кереп Әминә ханымнан мастер-класс алдым, ничек дөрес итеп отчетлар ясарга, шушы бланкаларны флешкага салып үзебезнең мәхәлләдә куллана башладык. Исән-сау эшләгез, Әминә ханым, зур рәхмәт булышуыгызга.
Уку көннәре бик тиз үтеп киттеләр, безне бик зур дәрәҗәгә күтәреп, өстәлләр төзеп сыйладылар.
Талип хазрәт әйтте: ”Бик тырышып укыдыгыз, мәхәлләләргә кайткач , башкаларга, якыннарга,
балаларга да гыйбәдәтләрне аңлатыгыз һәм үзегез дә гамәл кыйлучы мөселманнар булырга тырышыгыз. Хак юлга өндәү, аны тормышка ашыруда ярдәмле булу да һәр ике якка- тыңлаучыга дә, өйрәтүчегә дә әҗер саваплары өстәячәк. Аллаһы:” Бер генә аят булса да кешеләргә җиткерегез ди “. Бу өндәмә һәр кешегә ачык дәлил.
Җитәкче имам-хатиб, вакытны исраф итүдән куркып яшәргә, вакытның иң кыйммәт әйберләрдән дә кадерле булуын белергә тиеш. Дин әһеле үзенең үгет- нәсыйхәте белән динебезгә мәхәббәт тәрбияли. Сезгә һәр ике дөнйа сәгадәтләренә лаек булырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.Елларыбыз, илләребез тыныч булып, Аллаһының ризалыгын алып, гыйбәдәтләребез дәвамлы булып яшәргә язсын”.
Безнең төркем –укучыларыбыз белән саубуллаштык, адресларыбызны, телефоннарны алыштык. Бик дус булып ике атна яшәдек, чын туганнар кебек. Гамәлләребез төзек, эшләребез имин, тормышларыбыз тынычлыкта үтсә иде. Амин.
Әсәләмүгаләйкүм рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
 
Шамил МАМЫШЕВ, Иске Мәчәләй авылы.

Просмотров: 860

Комментирование запрещено