Ришат Төхвәтуллинга «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде

news_27476Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллиннга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җырчыга мактаулы исем бирү Указын ноябрьдә үк имзалаган.

Әлеге фәрман турында хәбәрне rt-online.ru язып чыкты. Бу хакта 12 декабрь Казанда «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында да әйтеп үтелде.  

Ришат Төхвәтуллин шулай ук Башкортстанның атказанган артисты исемен дә йөртә.  

Тамашачылары җырчының шатлыгын уртаклашып матур котлау сүзләре яза:

«Сандугачым, амин. Амин. Күпме көттем бит мин, бу исемне… Синнән дә ныграк көткәнмендер әле, җаныкаем. Белмичә дә үлеп китәрменме диеп көйгән идем бит… Чын күңелемнән рәхмәт, Сандугачым, куандырганың өчен…»

«Аллага шөкер, ниһаять, Татарстанның атказанган артистын бирделәр. Уррра! Без тамашачың, бар халык күбрәк тә көткәнбездер. Синең өчен бик,бик шат!»

«Зур унышлар телибез! Тагы бик куп еллар халыкны сөендереп, сәхнә йолдызы булып яшә! Шәхси тормышыңда да унышлар» дип комментарийлар калдырганнар. 

matbugat.ru

Просмотров: 775

Комментирование запрещено