«Яңа татар җыры” конкурсына рәсми старт бирелә / Дан официальный старт конкурсу «Новая татарская песня»

Ci8aiuqa6kE116 декабрьдә Казан шәһәре Ратушасында “Яңа татар җыры” конкурсын тәкъдир итү кичәсе үткәрелә. Әлеге проект Рәшит Ваһапов фестивале тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән 2019-2020 елларда үткәрелә.

Конкурсның максаты – милли җыр сәнгатебезне яңа сыйфатлы репертуар белән баету. 16 декабрьдә үтәсе кичәдә күренекле сәнгать әһелләре: композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар, журналистлар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Әлеге кичәдә “Яңа татар җыры” конкурсына тантаналы шартларда рәсми төстә старт биреләчәк.  

Кичәнең музыкаль өлешендә күренекле җырчылар Зилә Сөнгатуллина, Винера Ганиева, Илһам Вәлиев, Ваһапов фестивале лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов, Зәлилә һәм “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры катнашачак. 6+

matbugat.ru

***

 16 декабря в Казанской Ратуше пройдет оценочная часть конкурса «Новая татарская песня».

Проведение данного проекта под эгидой фестиваля им. Рашита Вагапова в 2019-2020 г. одобрено и поддержано президентом Республики Татарстан Рустамом Миннихановым.

Цель конкурса обогатить  художественную народную песнюновым качественным репертуаром.   

На вечер, который пройдет 16 декабря, приглашены видные деятели искусства: композиторы, поэты, певцы, журналисты, представители общественности.  

В торжественной обстановке будет дан старт конкурсу «Новая татарская песня». В музыкальном этапе участвуют певцы Зиля Сунгатуллина, Винера Ганиева, Ильхам Валиев, лауреаты фестиваля Р. Вагапова Руслан Сайфутдинов, Алмас Хусаинов, Гульсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Артур Шугепов, Залиля и оркестр татарских народных инструментов «Казан нуры». 

tatpressa.ru

Просмотров: 738

Комментирование запрещено