Тарих фәннәре кандидаты: Нишләп Сөембикә исемендәге урамнар юк?

0128Тәэминә Биктимерова фикеренчә, ханбикәнең исемен мәңгеләштермәгән очракта, аны башка халыклар үзләренеке итүе мөмкин.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова Сөембикә исемен мәңгеләштерергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында узган «Татар ханбикәсе Сөембикә: тарихи чынбарлыктан тарихи хәтергә» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә әйтте.

«Без Сөембикәнең исеменнән генә түгел, аның хакындагы истәлекләрдән дә качабыз. Нишләп Сөембикә исемендәге һәйкәлләр, урам исемнәре юк? Әле ярый Казанда „Сөембикә“ кафесы, Казахстан башкаласы Нур-Солтанда Сөембикә урамы бар», — диде үз чыгышында Тәэминә Биктимерова.

«Горурланырлык шәхесләребез бар. Әгәр дә үз тарихыбызга битараф булмасак, быелгы 2019 ел — Сөембикә елы дип игълан ителгән булыр иде», — ди ул.

Тәэминә Биктимерова фикеренчә, татар халкы Сөембикәне танытмаса, аны башка халыклар үзенеке итүе ихтимал.

«Казахлар Сөембикәне үзләренеке итәрләр, Алла сакласын», — диде Тәэминә Биктимерова.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 736

Комментирование запрещено