Ярмәк авылыбызга газ керде

skolko-stoit-provesti-gaz-v-chastnyj-domЯрмәк авылыбызга газ керде, мичләр өйләрдә сүтелде. 
Кыенлык-яхшылыклары бары хәтердә калды. 
Иртүк торып караңгыдан, халык мичләргә яга. 
Өйне җылытырга кирәк, казанында аш пешә. 
Кайбер бала уянып, килә әнисе янына. 
Карап тора, мич эчендә ничек утыннар яна. 
Әниләр кызу күмерне тартып куя учакка. 
Моңа бала бик шатлана, суган пешереп була. 
Җайлы итеп утыралар мич янындагы утынга. 
Әниләр рөхсәт итә, “сак бул, кызу бит күмер”- дия. 
Кирәк булса күрсәтәләр суганны күмеп куярга. 
Балага кызык була, пешкәнен көтеп тора. 
Пешеп чыккач чистарталар, күмердән аералар. 
Менә дигән тәмле суган иртүк ашап куялар. 
Кайбер көнне әниләр мичтә коймак, кабартма пешерә. 
Бәйрәм көннәре булса, җәймә кыздырып ала. 
Ул вакытлар кыен булса да, яхшы яклары да бар. 
Мич башында киез итек, бияли кибеп, җылы тора. 
Салкын кышта киеп чыксаң, аяк-куллар өшеми. 
Бик озакка җитә сыман мичтән алган җылысы. 
Тыштан әгәр өшеп керсәң, ашыгасың янына, 
Бик шатлыклы була инде җылы учак янында. 
Күршеләр исән-саумы? — дип, әгәр килсә беләсең, 
Морҗаларына карап тиз аңлыйсың хәлләрен. 
Яхшылык, торганнар икән, мичләренә якканнар. 
Ипи салган көннәрендә күчтәнәч кертешәләр. 
Мичне халык чиста тотты, агарттылар бур белән. 
Бизиләр дә иде әле корма-чаршаулар белән. 
Ә осталар өйрәнгәннәр, дөрес, тигез итеп салырга. 
Хәзер юк өйдә мич, бүлмә зураеп калды. 
Ипине дә сирәк сала Ярмәк авылыбызның халкы. 
Суган да тәгәрәтмиләр балалар учак янында. 
Күп әйберләр үзгәрде, калды сагынып сөйләргә. 
Җиңеләйде тормышлар, булганына шатланыйк. 
Бала, оныкларга сөйләп үткән тормышны аңлатыйк. 
Кадерләсеннәр иде булганны, саклыкта яшәсеннәр. 
Күп хәзер әйберләр, диеп исраф итмәсеннәр иде. 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 956

Комментирование запрещено