Алтын кулларыгыз өчен рәхмәт!

Кулинария (3)Шушы көннәрдә Самараның “Кулинария на Революционной” кибете 45 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Советлар заманында барлыкка килгән Кулинария кибете, илебезнең үзгәреш җилләрендә дә сынмыйча, сыгылмыйча, шушы көнгә кадәр үз йөзен саклап, алган юнәлешеннән тайпылмыйча алга бара. Хәзер бит инде шәһәрнең һәр чатында, яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәләр кебек, пекарнялар, кулинария кибетләре барлыкка киләләр. Шулай булуына карамастан, шәһәр халкы яратып өлгергән Кулинариядән дә халык өзелми. “Сатып алучыларыбызның ихтыяҗларын өйрәнеп, ассортиментны гел баетеп торабыз, җитештергән продукциябез югары сыйфатлы булсын өчен көрәшәбез. Бу уңай нәтиҗә бирә, әлбәттә. Аллаһыга шөкер, йөзебезне дә саклап калдык, оешмабыз да киңәйде. Хәзер инде Самараның педагогия университетында да буфетыбыз эшләп тора, күптән түгел “Сальвадор Дали” дип аталган кафе ачып җибәрдек”, — дип уңыш серләре белән уртаклаша оешма җитәкчесе Равилә Кыямова.

Ассортимент чынлап та бик бай: балык һәм ит продукциясенә, гарнирлар һәм салатларга, камыр ашларының төрлелегенә хәйран калырлык. Бәяләре дә кыйбат түгел. Чәкчәк, бавырсак, кош теле, татлы бәлеш кебек татар милли ризыкларына да ихтыяҗ зур, татарлар, заказ биреп, гаилә мәҗлесләренә пешертәләр. “Милли ашларны алтын куллы пешекчеләр, зәвыклы кулинарлар әзерли. Нәкъ алар безнең төп байлыгыбыз. Бөтен күңелләрен, җан җылысын биреп эшләгәнгә күрә, ризыклары да бик тәмле була. Ә без, җитәкчеләр, аларга уңай хезмәт шартлары тудырырга тырышабыз. Алай булмаса, оешмада 40 елдан артык хезмәт иткән эшчеләр булмас иде. Галина Корнишина, Асия Баталова нәкъ шундыйлардан. Оешмабызда пешекче нәселләре да бар хәтта. 60лап кеше эшләгән коллективыбыз, зур гаиләдәй, бик тату яши”, — дип горурланып сөйли Равилә Гомәр кызы.

Әйтергә кирәк, 45 еллык юбилей тантанасын кулинария кибете бик тыйнак бәйрәм итте. Ә аларны котларга күпсанлы мөхтәрәм кунаклар килгән иде. Железнодорожный районы администрациясенең оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Надежда Николаева Равилә Кыямовага һәм аның тырыш хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та милли чаралар уздыруда даими ярдәм итеп торган коллективка рәхмәтен җиткерде һәм бүләкләр өләште. Равилә Кыямова эшчеләрен рәхмәт әйтеп зурлады: “Алтын кулларыгыз, тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт! Алга таба да күркәм традицияләрне саклап, тупланган тәҗрибәне баетып, яңа уңышларга ирешеп яшәсәк иде”, — дип котлауларын җиткерде.

Шундый игътибарлы, тәҗрибәле җитәкчеләргә, тырыш хезмәткәрләргә карап, оешманың киләчәге өметле булуына инанасың.

Кулинария (3)

Алия АРСЛАНОВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

«Бердәмлек»

Просмотров: 830

Комментирование запрещено