Яман шештән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Яңа елны апасы белән каршы алачак. Бу хакта «АиФ-Казан» хәбәрчесенә гаиләнең дусты Гөлчәчәк Гарифуллина сөйләгән.
«Әмир үзен яхшы хис итә, мәктәпкә йөри. Каникулларга кадәр ул апасы белән яшәячәк, ә аннан соң яңа гаиләгә опекунлык рәсмиләштергән Айгөлнең ерак туганнарына алып китәчәкләр. Өлкәннәр әлегә кадәр малайга әнисенең үлүе турында әйтмәгән иде, әмма бу хакта ул мәктәптә сыйныфташларыннан ишетте, аннары бик нык елады», — дигән Гөлчәчәк.
Просмотров: 817