Губернатор Миләүшәгә медаль бирде

cK3pHvFJsN8Татарстанның Азнакай районында туып үскән Миләүшә Самар җирлегендә танылып китте. Беренчедән, ул төрле һөнәр иясе. Икенчедән, ул биш бала үстереп аякка бастыручы Ана!
 

Ничек өлгерә икән соң бу ханым дип куясың. Өлгерә һәм ничек кенә әле. Матур итеп  зәвыклы киенә дә белә. Биле дә яшь кызларча. Ир күңелен дә күрә белә
Самарның Алабин музеенда дүртенче Идел буе төбәкләренең халык һөнәрләренең уңганнары үзләренең кул эшләрен күрсәттеләр.
 
Миләүшәбез кул эшләрен балаларга өйрәтә. Чигәләр. Тегәләр. Кисәләр. Үзләре уйлап тапкан бизәкләрне асылташлар белән бизиләр. Карап туймаслык җәүһәрләр тудыралар!
Миләүшә ханымның гарип балалар белән эшләвен истә тотсак, соклану өстенә олуг хөрмәт уяна. Бүгенге көндә дүрт егет һәм бер кыз үстерүче Ана сокланырлык гамәл башкара. Ул оста тәрбияче Хатын-кызга Раббыбыз тарафыннан җибәрелгән вазыйфаны башкара. Менә шуңа да, губернаторыбыз Дмитрий Азаров милләттәшебез Миләүшә Завьяловага «Ана даны медален» тапшырды. Бу уңышта иренең дә өлеше барлыгын истәп чыгармаска кирәк. Балалар тәрбияләгәндә дә актив катнаша, мәсҗидкә барырга да вакыт таба.
 
 
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
 

Просмотров: 883

2 комментариев

  1. Алсу, спасибо большое!!

  2. Поздравляю от всей души