Ульяновск автономиясе мәктәпләрдә ана телен өйрәнү мәсьәләсен күтәрде

0200Димитровград hәм Инза шәhәрләрендә татар театрлары оешып килә.

 Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда мәктәпләрдә ана телен өйрәнү мәсьәләсен күтәрделәр. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Губернатор тарафыннан игълан ителгән Милли бердәмлек елында татар автономиясе барлык юнәлешләр буенча да күп төрле чаралар оештырып, алдынгы, заманча эшли белүче милли оешма буларак, өлкәдә генә түгел, Россия күләмендә дә танылды», — диде өлкә идарәсе башлыгы.

Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова мәктәпләрдә ана телен өйрәнү мәсьәләсенә тукталды. Аның әйтүенчә, татар теле hәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасында катнашучылар саны ел саен кими бара, Иске Кулаткы районы мәктәпләренең бу бәйгедән читтә калуы аеруча борчый.

«Иң яхшы татар теле кабинеты» өлкә конкурсында Николаевка районы Зур Чирекле мәктәбе беренче урын алган, ә Яңа шәhәрнең 69 нчы мәктәбе hәм Чардаклы районы Yрән мәктәбе икенче hәм өченче урыннарны үзара бүлешкәннәр. Быелның җәендә 54 бала Казанның телне өйрәнү лагерьларында ял итеп кайткан, ә дистәләгән укучы Г.Шамуков мәcәлләрен сәнгатьле итеп уку конкурсында hәм «Җәлил укулары»нда иҗади осталыгын күрсәткән.

Татар мәдәният үзәге директоры, автономиянең культура бүлеге җитәкчесе Рамилә Сафина да сөенечле хәбәрләре белән уртаклашырга ашыкты. Димитровград hәм Инза шәhәрләрендә татар театрлары оешып килә. Районнарда узучы Татар теле hәм мәдәнияте көннәренең сыйфаты сизелерлек дәрәҗәдә артты, хәзер анда җитәкчеләр, мәгариф hәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре дә катнаша, диде мәдәният үзәге җитәкчесе.

Мохтариятнең фәнни эшчәнлек бүлеге җитәкчесе, профессор Хайдәр Галиуллин татар телен өйрәнү буенча инновацион мәйданчык булып саналган мәгариф учагы — Димитровградның 22нче мәктәбе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре турында сөйләде. Киләсе елда әлеге бүлек Ульяновскида татар галимнәре форумын уздырырга җыена.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 739

Комментирование запрещено