Мәскәү Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башлыйлар

0111Ел дәвамында дин әһелләре чиратлап Коръән укыячак.

7 гыйнварда 12: 00 сәгатьтә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башлыйлар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Дин әһелләре һәр көн саен 24 сәгать дәвамында чиратлап Коръән укый. Алар бары тик мәҗбүри догалар өчен генә тәнәфесләргә бүленәчәк.

Коръән уку Мәскәү Җәмигъ мәчетенең интернет-сайты — mihrab.ru аша онлайн-трансляцияләнәчәк .

Тәүлек буе Коръән укуның ачылуы зур әһәмияткә ия. Ул Хак Тәгаләнең йомгаклау Юлламасының мөһимлеген тагын бер кат искәртеп, Җәмигъ мәчетен һәм башкаланы үз рәхмәте белән тулыландырырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Әлеге чара шулай ук мәрхүмнәр рухына дога булачак, дип ниятләнә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 831

Комментирование запрещено