Халык белән очрашу / Встреча с гражданами

82d7317a-4e17-4d6c-9b8c-01534179d977Губернатор каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы Ильяс Гомәр улы Шәкүров шәхси сораулар буенча гражданнар белән очрашу үткәрә

Узган елның апрелендә регион башлыгы Дмитрий Азаровның карары (19.04.2018 ел, №56) нигезендә башкарма хакимият органнары белән өлкәбезнең милли оешмаларына үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү нияте белән өлкә Губернаторы Администрациясе каршында милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет оештырылган иде. Советка өлкәбездә милли сәясәтне тормышка ашыру тәҗрибәсе турында фикер алышу, аның өстенлекле юнәлешләрен булдыру, лаеклы кешеләрне Самар өлкәсе Губернаторының “Халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткән өчен” мактау билгесе белән бүләкләү турындагы үтенечнамәләрне әзерләүдә катнашу, хакимият һәм җирле үзидарә органнарының милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча милли иҗтимагый берләшмәләр, фәнни һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлеген тәэмин итү кебек бурычлар йөкләнә.

Советка билгеләнгән 30лап хакимият органнары һәм милли мәдәниятне өйрәнүче фәнни җәмәгатьчек вәкилләре, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре арасында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та бар.

23 декабрьдә Самар өлкәсе Губернаторы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров шәхси сораулар буенча гражданнар белән очрашу үткәрә.

Очрашу Халыклар дуслыгы йортында (203 кабинет) 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр узачак.

* * *

Член Совета по межнациональным отношениям при Губернаторе Самарской области, президент СОТО “Туган тел” Ильяс Гумерович Шакуров проводит встречу с гражданами 

Согласно Постановлению Губернатора Самарской области от 19.04.2018 № 56, Совет по межнациональным отношениям создан в целях обеспечения взаимодействия органов исполнительной власти с национальными общественными объединениями, осуществляющими свою деятельность на территории области, подготовки и проведения мероприятий, направленных на укрепление единства российской нации и этнокультурное развитие народов, проживающих на территории региона.

На Совет возлагаются такие задачи, как обсуждение практики реализации государственной национальной политики в Самарской области, разработка ее приоритетных направлений, проведение общественной оценки и участие в подготовке ходатайств о награждении граждан почетным знаком Губернатора Самарской области «За вклад в укрепление дружбы народов», обеспечение взаимодействия органов власти Самарской области и органов местного самоуправления с национальными общественными объединениями, научными и другими организациями по вопросам межнациональных отношений.

В Совет вошли представители органов власти и научного сообщества, руководители национально-культурных объединений области, в том числе президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» Ильяс Гумерович Шакуров.

23 декабря 2019 года член Совета по межнациональным отношениям при Губернаторе Самарской области, президент СОТО “Туган тел” Ильяс Гумерович Шакуров проводит встречу с гражданами по личным вопросам.

Встреча пройдет в ГКУСО «Дом дружбы народов» (кабинет 203) с 16 ч до 18 ч.

Просмотров: 921

Комментирование запрещено