Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары өчен Яңа ел җыелышы узды

IMG_0150Кичә, 22 декабрьдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары  өчен Яңа ел җыелышы узды.

Оешма президенты Ильяс Шәкүров башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, 2020 елга эш планы белән таныштырды. Анда Самарның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 50 еллык юбилеен уздыру да каралган иде. Ансамбльне оештыручы, озак еллар аның җитәкчесе булган Илгиз Колючев юбилей концерты 4 апрельдә Самарның “Металлурглар” мәдәният сараенда узачак, дип белдерде. Җыелыштан соң оешма юбилее хөрмәтенә чәй табыны оештырылды. Ильяс Гомәр улы өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзаларын тагын бер кат оешманың 30 еллыгы һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән ихлас күңеленнән котлап, матур теләкләрен җиткерде.

IMG_0150IMG_0151 IMG_0152 IMG_0154 IMG_0155 IMG_0156

 Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 968

Комментирование запрещено