Татарстан мөфтие «Гаилә» мәчете мәдрәсәсенә нигез ташын салды

VVS_4139Кичә «Гаилә» мәчете каршында дин-мәгърифәт үзәген төзүгә рөхсәт алынды һәм беренче нигез ташы салынды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда дин-мәгърифәт үзәген төзүгә беренче нигез ташын салуда катнашты. Әлеге үзәк «Гаилә» мәчете территориясендә сафка бастырылачак.

Истәлекле тантана Коръәннең «Гыймран» сүрәсенең 31нче аятен уку белән башланды. «Аллаһны яратып, пәйгамбәргә иярәбез икән, Аллаһы Тәгалә гөнаһларны гафу итәр, чөнки ул рәхимле», — дип үзенең хәер-фатихасын бирде Татарстан мөфтие.

«Совет чорыннан, динсезлек чорыннан соң халык дини гыйлемгә омтыла. Мәчет буларак без дини башлангыч белемне бирергә тырышабыз. Тик урыннар җитеп бетми. Шуңа мәдрәсә бик кирәк. Раббыбыз шушы изге эшне хәере белән ахырына хәтле җиткерергә насыйп итсен», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Мәчеттә ислам дине нигезләрен кечкенәләр дә, олылар да өйрәнә. Барлыгы 40тан артык төркем укый. Сыйныфлар җитеп бетмәгәнлектән аскы катның кайбер бүлмәләрендә дә уку оештырыла. Яңа мәдрәсәдә бер үк вакытта 100 кеше укый алыр дип көтелә.

Дин-мәгърифәт үзәге проекты буенча ике бина төзелер дип көтелә. Монда уку-укыту класслары, конференция залы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә махсус бүлмәләр булачак. «Бинаның берсендә хәләл ризык сату урыны һәм социаль ашханә эшләргә ниятлибез. Чөнки ярдәм сорап килүчеләр дә күп. Ким дигәндә без аларны ашатып булса да җибәрергә тиешбез», — ди имам-хатыйб ярдәмчесе Илмир Хәбибуллин.

«Гаилә» мәчете янында бик матур гына эшләнгән балалар мәйданчыгы да бар. Монда якын-тирәдә яшәүчеләр рәхәтләнеп киләләр, уйныйлар. Бу мәйданчык мәхәллә әгъзалары ярдәме белән эшләнгән.

«Без аерым бина, мәдрәсәнең төзелүен бик көтәбез. Чөнки хәзерге вакытта безнең балалар аскы катта шөгыльләнәләр. Монда кысан, бүлмәне җилләтү дә, ут та тиешенчә түгел. Әгәр аерым бина булса бу проблемалар булмас иде», — ди тәрбияче Эльмира Шәрәфетдинова.

Дин-мәгърифәт үзәгенә нигез салу моментын күрергә «Гаилә» мәчетенә нигез салучы Хатыйп Бикмөхәммәтовның кызы Әлфия Хәйруллина да килгән иде. «Мин монда укыйм да, гаиләбез белән төрле эшләр вакытында булышырга да киләбез. Мәчеттә сулыш алуы да башка төрле, җиңел. Монда нур бар. Әтиемнең бу мәчеткә нигез салуы белән мин бик горурланам», — ди ул.

«Төзелеш кайчан бетәсен берәү дә әйтә алмый. Барысы да Аллаһ кулында. Без бит бина гына түгел, ә үзебезнең киләчәкне төзибез. Мәчеткә йөрүчеләр, җитәкчеләребез ярдәменә өметләнәбез», — ди төзү эшләренең кураторы Әнис Таһиров.

Мәчетнең имам-хатыйб ярдәмчесе Илмир Хәбибуллин сүзләренә караганда, халык төзелешкә төрлечә ярдәм итә: акчалата да, төзелеш материалларын һәм кул көчен тәкъдим итүчеләр дә бар.

Ләйсән РӘХМӘТУЛЛИНА.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 704

Комментирование запрещено