“Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Гөлнара Мидхәт кызы НАСЫЙРОВАга!

imageХөрмәтле Гөлнара ханым!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.

Аллаһы Тәгалә Сезгә кул эшләрендә сәләт биргән. Сезнең кулыгыздан ниләр генә килми. Гади киемнәрдән тыш, милли костюмнар да тегәсез, аларны төрле милли бизәкләр белән дә баетасыз.

i17Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Илнур Рафаил улы МАННАНОВка!

i8Без Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, тыныч, шатлыклы, бә­хетле тормыш телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Шамил Гияз улы КӘМӘЛЕТДИНОВка!

c9298a1cb3024-225x300Сезне туган көнегез белән котлап, бәхетнең тулысын телибез. Язмыш Сезгә бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетегез мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшәгез!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.