Онытмаска иде тальян моңнарын

6-2_631Туган җир кемгә дә якын, кемгә дә кадерле. Кеше олыгайгач та яшьлегендә уйнап үскән болыннарын, урман-кырларын сагынып яши.

Минем туган авылым Иске Ярмәк (Самара өлкәсе, Камышлы районы) Сок елгасының борылып аккан җиренә, “Изгеләр тавы” — “Юкәле” тауның куенына сыенып утырган. Аның итәгендә, елга яры белән янәшә, бөтен авыл халкына истәлекле “Ак каен” үсә иде.

Бүгенгедәй хәтердә, җәйләр корыга киткәндә, әбиләр шул каен төбендә “яңгыр боткасы” пешерәләр иде. Без – бала-чага, кәнди-кашыкларыбызны кыстырып, шунда йөгерәбез. Ботка белән сыйланып алгач, рәхәтләнеп уйныйбыз, су сибешәбез, киемнәр белән суга чумабыз. Ул көн безнең өчен зур бәйрәм була иде.

Авылымның тагын бер гадәте – әбиләрнең каен тузыннан сагыз кайнатулары да шушы каен төбендә башкарыла иде. Каен яныннан төтен күтәрелүгә, без тагын шунда йөгерә идек. Әбиләргә булышып, каен тузы ваклыйбыз. Алар безгә матур итеп, бармак кебек ясап, сагыз бирәләр иде. Әй аның исе! Аның тәме!

Укуны тәмамлагач та, һәр чыгарылыш класс укучылары шул каен төбенә юнәлә. Еллар урап, туган авылына кайткан һәркем шул каен төбенә бара иде…

Ләкин ак каеныбыз корыган инде. Аның коруында барыбызның да “өлеше” бардыр. Яшьлек ваемсызлыгы белән кайрысына исем-нәребезне уеп, үзебез корытканбыздыр инде.

Шулай да ул эзсез югалмаган, аның урынына авылдашларым яшь каен үсентесе утыртканнар. Күп дистә еллар үтәр, ул каен да истәлекле булып үсәр. Аңа салынган сукмак та суынмас.

Аннары, туган ягыма кайтканда, яшьлегемнең кичке уеннарын исемә төшереп, кыңгыраулы тальян моңнары ишетелмиме икән дип, төнге урамга чыгып басам. Тыңлыйм. Юк, ишетелми. Авылыбызның гармун ясау остасы Гали абзыйның кыңгыраулы тальян моңнары да тынып калган авылда. Кайберәүләрдә ул гармун бардыр, бәлки, ләкин алар хәзер үткәннәрне искә төшерүче истәлекле экспонат булып кына сакланадыр.

Хәзерге яшьләрнең кулында күбрәк айфон һәм кесә телефоны гына. Моның белән мин аларны гаепләргә җыенмыйм. Һәр чорның үз зәвыгы. Шулай да, өлкән буынның гореф-гадәтләрен, Гали абзыйның кыңгыраулы тальян моңнарын бөтенләй үк онытмаска иде.

Рәхимә МӘГЪСУМОВА, мәгариф ветераны.

Бәркәтә авылы, Чирмешән районы, Татарстан.

«Бердәмлек»

Просмотров: 972

Один комментарий

  1. Зур Рэхмэт сезгэ эшлярегездя унышлар телим саулык шатлык теляп калучы адиля