Сихри көч

img_0001-1024x694Һавада мандарин исе таралган, ялтыр-йолтыр маскарад костюмнары кигән балалар, бәйрәмчә матур итеп киенгән ата-аналар, әби-бабайлар… Бүген Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Яңа елны каршылау кичәсе.

Уңайлы булсын өчен, чара башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар өчен аерым оештырылган. 1 — 6нчы сыйныф укучылары өчен быел өр-яңа театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Сәхнәдә — мәктәп укучыларыннан һәм ата-аналардан торган театр труппасы, Самараның “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт абый Әминов та алар арасында. Менә кыңгыраулы тальянка тавышы яңгырады, һәм тамаша җырлы-биюле күренеш белән башланып китте.

“Яктылык” мәктәбенең музыкаль җитәкчесе Вәсимә Фәрдиева Яңа елны каршылау кичәсе өчен быел да яңа сценарий язган. Җыр-бию, такмаклар һәм уеннарга үрелеп барган тамаша Кыш бабайның каян барлыкка килүе турында сөйли.

Әле генә шау-шулы, җырлы-биюле туй уйналган гаиләдә, карасаң, сабый бала да туган. Ул йоклаган вакытта әкияти фәрештә балага тылсымлы көч бүләк итә… Залда җыелган ата-аналар да, балалар да сәхнәдәге вакыйгалар үсешен рәхәтләнеп күзәттеләр. Убырлы карчык белән әйлән-бәйлән уйнау, Шүрәлеләр оештырган бәйгедә катнашу балаларга бигрәк тә ошады. Шулай ук, сәхнәдә барган күренешләрне чагылдырып, зур экранда комнан ясалган хәрәкәтле рәсемнәр күрсәтелде. Алар кечкенә малайның кышкы салкын урманда адашып йөрүе, Шүрәлеләр һәм Убырлы карчык кулына эләгүе, аңарда тылсымлы көч булуы хакында сөйләде.

Менә малай үсеп җитә, ул үзенең гадәти булмаганлыгын аңлый һәм, Кыш бабай образына кереп, туган авылына кайта. Шуннан бирле Яңа елны каршылау кичәсендә Кыш бабай иң мөһим кунак булып санала икән…

Бәйрәмгә җыелган балалар Кыш бабайга җырлап, биеп, үзләренең осталыкларын күрсәтеп алдылар. Кыш бабай һәм Кар кызы, барысына да югары бәя биреп, татлы бүләкләр тапшырдылар, Яңа елда уңышлар, исәнлек-саулык, бәхет теләп, тамашачылар белән киләсе очрашуларга кадәр саубуллашып киттеләр.

Яңа ел барыбыз өчен дә тыныч булсын! Киләсе ел безгә бәхет, уңышлар, елмаюлар алып килсен, күңелле тәэсирләр һәм шатлыклы вакыйгалар белән тулы булсын!

img_0001-1024x694

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 972

Комментирование запрещено