Туристлык агентлыгына рәхим итегез!

НГ21Самараның Халыклар дуслыгы йортында татар балалары өчен Чыршы бәйрәме уздырылды

Ишеттегезме әле? Убырлы карчык туристлык агентлыгы ачкан, ди. Әгәр дә Яңа ел каникулларын чит илләрдә уздырасыгыз килә икән, аңа мөрәҗәгать итә аласыз. Өлкә Халыклар дуслыгы йортына Чыршы бәйрәменә килгән балаларны да Убырлы карчык (Альбина Мәхмүтова) такмаклап-такмаклап Төркиягә, Панамага, Грециягә барырга чакырды. Транспорт төрлелеге дә хәйран калырлык: телисең икән – поезд белән бар, телисең – себеркегә утырып оч!

Бу турыда ишетеп алган әкияти затлар да бәйрәмгә җыела башладылар. Әнә, озын бармакларын селкетә-селкетә, Шүрәле (Марат Төхвәтуллин) килеп керде. Нәкъ китапларда язылганча: “Нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе. Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе”. Шулай да малайлар-кызлар аңардан курыкмадылар, Шүрәле белән рәхәтләнеп кети-кети уйнадылар, шаярдылар-көлделәр.

Ә Яңа елның символы – Тычкан (Фәрзанә Мәхмүтова) җыр-моңга сәләтле булып чыкты. Үзе дә бик матур итеп җырлады, балаларны да җырлатты-биетте. Әнә шулай күңел ачып, кәефне күтәргәннән соң, ерак сәфәргә чыгар вакыт җитте. Балалар дөньяны “поезд” белән әйләнеп чыгарга булдылар.

Беренче тукталыш Төньяк полюс иде. Ап-ак кар, зур-зур айсберглар арасында туңмас өчен Тычкан малайлар-кызларга биеп җылынырга тәкъдим итте. Иң мөһиме — аның һәр хәрәкәтен кабатлап барырга, ялгышмаска кирәк иде. Балалар бу биремне бик әйбәт үтәделәр.

Ә Шүрәле күптән Америкада булырга хыялланган икән. Нәни дусларын да ул Америка Кушма Штатларына чакырды. Тик, кызганычка, андагы истәлекле урыннар белән хозурланып йөрергә вакыт булмады – Шүрәле сабыйларны тапкырлыкта сынап карарга теләп, табышмак артыннан табышмак яудырды. Убырлы карчык балаларга дөрес җавап табарга комачауласа да, балалар бәйгене уңышлы узып, кабат юлга чыктылар.

Бу юлы сәяхәтчеләрне “тылсымлы поезд” Уфага алып килде. Кунаклар башкорт туганнарыбызда ял итеп, Рәүдә Шәймарданова җитәкчелегендә “Ләйсән” башкорт бию ансамбле чыгышыннан чын ләззәт алдылар. Ә аннан Татарстанга юл тоттылар.

Казанда да балалар яңа дуслар тапты. Бик Куркак исемле куян (Кәрим Ибәтов) белән Бик Батыр исемле песи (Самат Мәхмүтов) малайлар-кызларга бер генә минут та күңелсезләнергә бирмәделәр, җитезлектә сынашырга тәкъдим иттеләр. Кәшәкә (клюшка) белән туп куып ярышканда сабыйларга әти-әниләре дә булышты. Уен-көлке белән үрелеп барган бәйгедә, әлбәттә, дуслык җиңде.

Әнә шулай дөнья гизеп, һәр барган җирдә яңа дуслар табып, балалар Самарага әйләнеп кайттылар. Залда купшы чыршы күргәч кенә барысы да бәйрәмгә җыелуларын искә төшерделәр. Тик Кыш бабай белән Кар кызыннан башка нинди бәйрәм булсын ди инде? Сабыйлар, әти-әниләр кычкырып, мөхтәрәм кунакларны чакыра башладылар. Ә Убырлы карчык аларны Майамига ял итәргә җибәргән икән! Инде нишләргә? Үзе җибәргән – үзе кайтарсын да! Убырлы карчык себеркесен селки-селки: “Әфсен-төфсен, җилфер-җилфер. Юкка чыккан Кыш бабайны бирегә китер”, — дип, тылсымлы сүзләр әйткән иде, залга Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде. Күрсәгез икән сез сабыйларның ничек сөенгәнен! Күзләрендә нур уйный башлады, йөзләре алсуланды. Алар бабайга татарча шигырьләр сөйләделәр, яшел чыршы турында җырлар җырладылар. Бабакай алар белән төрле уеннар уйнады, ә Кар кызы рәсемнәр бәйгесе уздырды.

Көн әкрен генә кичкә авышты, мөхтәрәм кунакларга юлга чыгарга вакыт җитте. Кыш бабайның бер урында озак торырга вакыты юк шул. Илебезнең бөтен шәһәр-авылларына барып, әти-әниләрне, әби-бабайларны (әйе-әйе!) котлыйсы, ел буе үзләрен яхшы яктан күрсәткән балаларга бүләкләр өләшәсе бар.

Самаралылар да артистларга, чараны алып баручы Ләйсән Ибәтова һәм тавыш операторы Илнур Бикколовка (Альбина һәм Фәрзанә Мәхмүтова җитәкчелегендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре) кат-кат рәхмәтләрен җиткерделәр. Чыршы бәйрәмендә катнашкан һәр балага татлы бүләкләр дә тапшырылды.

Ә Убырлы карчыкның туристлык агентлыгы аша ял итәргә барырга теләсәгез – шалтыратыгыз, адресын әйтербез.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 804

Комментирование запрещено