Яңа елда да бердәм һәм бергә булыйк, газиз милләттәшләр!

viptalisman_160941Хөрмәтле милләттәшләр!

Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» медиа-проектлары һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа 2020 ел белән чын күңелдән тәбриклим.

Узып баручы елдагы вакыйгалар арасында, әлбәттә, милләттәшләребезне сөендергәннәре дә, көендергәннәре дә булгандыр.  2019 ел Самар өлкәсенең татар хәрәкәте өчен зур югалту да алып килде.  Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни автономиясе мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтовның бик вакытсыз үлеме барыбызны да тетрәндерде. Искә алуым дога булып барсын…  

Барлык кайгы-борчуларыбыз шушы үтеп баручы 2019 елда калсын, алда безне бары тик шатлыклы вакыйгалар көтсен иде, дигән теләктә калыйк.

Ел дәвамында оешмабыз милләттәшләребез белән бергә булды. Уздырган чараларыбызның барысы да халкыбызны берләштерүгә хезмәт итеп, мөһим һәм истәлекле булып тарихка кереп калды. Шул ук вакытта, без узып баручы елда тормышка ашырылмаган эшләребез һәм хыялларыбыз барлыгын да онытмыйбыз.

Яңа елда да бердәм һәм бергә булыйк, милләттәшләребез!  Халкыбыз берләшкән очракта гына, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калачакбыз бит.

Яңа ел һәркемгә бәхет китереп, ишегебезне кайгы-хәсрәт какмасын, илебез күге һәрчак аяз, тыныч булсын иде! Киләчәк көнгә ышаныч белән яшәгез! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, исәнлек-саулык һәм мул тормыш телим!

Бәйрәм белән!

И.Г.ШӘКҮРОВ,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, “Самар татарлары” дип аталган  журналны һәм samtatnews.ru мәгълүмат медиа-порталын оештыручы.

Просмотров: 849

Один комментарий

  1. Амин. Шулай булсын безнең киләчәк. Ильяс әфәндегә безне җитәкләргә Аллахы тәгәлә көч бирсен. Бөтенебез бергә бердәм булык.