Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА: «Хуш килдегез, Кыш бабай һәм Кар кызы!»

DSCN3572

«Әти, кемдер ишек шакый, кара әле», — дип эндәштем. Менә өйгә Кыш бабай белән Кар кызы килеп керделәр. Иңнәренә салган зур кызыл капчыгын тотып, кулындагы тылсымлы таягын идәнгә шак-шак итеп бәрә-бәрә, такмаклап керде Кыш бабай: «Якынлашып килүче Яңа 2020 ел белән! Яңа ел яңа көчләр, исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар белән хуш килсен».

Әкият персонажлары белән бергә килгән Дилбәр апай Шиһапова, олы яшьтәге волонтерлар оешмасы әгъзасы, матур итеп җырлар, такмаклар башкарды. Бүлмәм тагын да ямьләнеп китте, аңа бәйрәм хисе керде. Суык бабай әтием белән миннән шигырьләр сөйләттереп, зур-зур бүләкләр эләште. Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия ханым Дәрҗеманова да күчтәнәчләр тапшырды, Кар кызы да Гүзәлия Минһаҗевадан дип, бүләкләр эләште. Менә шундый шатлыклы, күңелле бәйрәм ясадылар безгә - өйдән чыга алмаучыларга -  социаль хезмәткәрләр.

DSCN3572DSCN3575 DSCN3579

Аллаһының рәхмәтләре яусын Кыш бабайга (Диндарова Рушания апайга), Кар кызына (Әсәдуллина Рәмзия ханыма), Дилбәр апай Шиһаповага, Зөлфия ханым Дәрҗемановага һәм барча социаль хезмәткәрләргә. Якынлашып килүче Яңа 2020 ел белән тәбриклибез. 

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык-моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА, беренче төркем инвалид.

Камышлы районы, Бозбаш авылы.

Просмотров: 1282

Комментирование запрещено