Яңа ел теләкләре

yana_2011-1Календарьның соңгы бите,
Тагын җирдә Яңа ел.
Мул тормышлар, ак бәхетләр
Алып кил син, Яңа ел.

Һәрбер килгән яңа еллар
Тик шатлыклар китерсен.
Бөтен булган кайгыларны
Иске ел алып китсен.
 

Илләрдә булсын тынычлык,
Алсу таңнар атсыннар.
Бишекләрдә яшь сабыйлар
Рәхәтләнеп ятсыннар.

Булмасыннар атышулар
Туган илем күгендә.
Яңгырасын моңлы көйләр
Һәрбер өйнең түрендә.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

 * * *

Яңа еллар бәхет алып
                                     килсен,
Байлыгы да җитсен халыкка.
Сау-сәламәт булып, гөрләп
                                         яшик,
Күмелешеп моңга, шатлыкка.
 
Еллар үтсәләр дә, бирешмик,
Һәр көнебез үтсен күңелле.
Сөю бездән читтә йөрмәсен,
Җилкендерсен һәрчак
                                    күңелне.

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

 

Просмотров: 1823

Комментирование запрещено